Яңа хайп – “Красивая/Хороший” җырын Айваз Садыйров җырлый, Филүс Каһиров видеога төшерә [видео]

17 октябрь  Казанның “Татар-информ” агентлыгында “Татар радиосының  җанлы концертына багышланган матбугат очрашуы узган иде. Бу чара үзе бер концертны хәтерләтте. Алар нинди җырлар булачагын җырлап та күрсәттеләр.

Филүс Каһиров Айвазны видеога төшерә

“Татар радиосы” мөхәррире янә хайп ясады, Элвин Грей белән Гүзәл Уразоваларның шау-шулы “Красивый-Хороший” җырын җанлы уен коралында уйнап, җырлап бирде. Бу күренеш Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка бик тә ошады булса кирәк, ул журналистлар алдында утырган җиреннән торып басып видеога төшерә башлады.

Журналистларның тирән эчтәлекле сорауларына да җавап бирделәр. Фонограмманы тере тавышан аерырга да өйрәттеләр. 

Чарада «Татар радиосы»  директоры Динә Гәрәева, радионың редакторы Айваз Садыйров, алып баручы Гөлназ Сәфәрова һәм татар эстрадасының кайбер танылган җырчылары катнашты.

“Хәзер җырчылар  без  тере тавышка җырлыйбыз дип әйтергә ярата. Фонограммага җырлау, җырламау мәсьәләсендә һәр җырчы үзе өчен үзе җавап бирә. Без берәүне дә ник син фонограммага җырлыйсың дип гаепли  алмыйбыз.Тик  концертлар оештырганда иң беренче таләп ул – тере тавыш. Кешенең тере тавышка җырлаганын белеп була.  Кеше тере тавышка җырлаганда, аның тавышы аудиотасмага яздырылган кебек бертөрле бармый.  Аның эмоцияләре, хәрәкәте тавышта чагыла. Тереләй җырлаганда һәм сөйләшкәндә кан тамырлары бүртә. Аннары кеше тере тавышка җырлаганда үз-үзенә ышанып җырлый. Бу психологлар күзәтүе”, диде Гөлназ Сәфәрова.

“Популяр җырлар радиода гел яңгырый, кеше  ул яңгырашка ияләшә. Әгәр сәхнәдән нәкъ радиодагы яңгыраш ишетелә икән,  уйланып калырга урын бар”,  дип сүзгә кушылды Айваз Садыйров.

Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров сөйләгәннәрне раслау өчен, концертта катнашучыларның берсе,  җырчы Филүс Каһиров җырлап та күрсәтте.

Оештыручылар әйтүенчә  җанлы концертта 30 дан артык җырчы тере тавыш белән оркестрга кушылып җырлыячак. Болар – Айдар Галимов, Асаф Вәлиев, Әнвәр Нургалиев,  Иркә,  Гүзәлия –Хәким , Рифат Зариипов һәм башкалар.

“Җырчыларның бөтенесе дә, Филүс  Каһиров кебек  көчле вокалга ия булмаса да,  һәрберсе  үзенчәлекле тембрга ия.  Концертка оркестрга кушылып,  тере тавышка җырлый алмаган җырчылар чакырылмады”, диде  “Татар радиосы” директоры Динә Гәрәева.

Матбугат конференциясендә җырдан хит ясау темасы да күтәрелде. “Иң начар җыр өчен акча түләсәң, ул хит була аламы?” , дигән сорауга Айваз Садыйров болай үзенчә җавап бирде.

“Дөресен генә әйткәндә хитны акча гына эшләми. Әлбәттә, җыр радио-телеведениенең форматына туры килә икән,   аны халыкка чыгарырга,  әйләндерергә мөмкин. Тик әллә нинди зур суммалар түләп уйнатылган җыр да хит булмаска мөмкин. Акча хит булдыруның төп инструменты түгел. Барысы да  халыкның җырны ничек кабул итүеннән тора”, ди ул.

“Татар радиосы” концерты 27 октябрь,  17:00 сәгатьтә  «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак. Мондый концерт  өченче ел рәттән оештырыла.  Гала- концертны  Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, “Татар радиосы” мөхәррире белән ди-джее Айваз Садыйров һәм Рамил Шәрәфиев алып барачак.

Алинә Кадриева // Tatar-today.ru  

 

 

Бәйле