Лифтта һөҗүм — Казанда 15 яшьлек кыз мәсхәрәләнә

-- Лэйсирэ

Казан полицейскийлары 15 яшьлек кызга карата җенси төрдәге көч кулланган ир-атны кулга алганнар. Полициягә кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«17 октябрьдә Казанның «Мәскәү районы» полиция бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул үзләре яши торган торак йорт подъездында билгесез ир-атның аның 15 яшьлек кызына карата көч куллануын әйтә», — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Полицейскийлар ачыклаганча, ир-ат кызга ул мәктәптән кайтып килгән чагында — лифтта һөҗүм итә. Ир-ат, кызга янап, гәүдәсен тоткалый һәм мәктәп укучысына карата җенси төрдәге көч куллана.

Тәртип сакчылары әлеге урынны җентекләп тикшерә, видеокамера язмаларын һәм шаһитлардан сорау ала. Ир-атны «кайнар эз»дән кулга алалар. Ул Казанда яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 49 яшьлек ир-ат булып чыга.

Ул үз гаебен тулысынча таный. Хәзер полицейскийлар аның башка шундый җинаятьләрдә дә катнашы бармы-юкмы икәнлеген тикшерә.

Ир-атка карата «Җенси төрдәге көч куллану гамәлләре» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Чыганак: tatar-inform
Фото: скрин с видео МВД по РТ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий