«Ничек бәреп үтерердәй кыяфәтле Илсөя Бәдретдинова, киез итекләр киеп, чүп савыты янында утырырга мөмкин?»

-- Лэйсирэ

Ижауның Тимерьюлчылар мәдәният йортында сезонны Башкортстан Республикасының популяр җырчылары Марат Шәйбәков, Дамира Сәитова тәмамлады. “Аксион” мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин концерты башланыр алдыннан Резидә Миркасыймова Габделфәт Сафинның авыру сәбәпле килә алмавын һәм аның урынына башка танылган халык артистлары килүен, бик яхшы “солянка” булачагын белдерде.

Ничәдер тамашачы бу белдерүдән соң залдан торып чыгып китте. “Җыелма” артистлар дигәч, тамашачы Зәйнәп белән Зөфәр чыгышларыннан соң башка артистларны да көтте. Ләкин…

Концертка килгәндә, чыннан да сокланырлык булды. Эстрадада Зәйнәп ханым кебек моңлы тавышлы җырчылар бик сирәк. Алар икесе дә халыкның яраткан җырчылары, ләкин концерт үткәннән соң ре­дакциягә тамашачылар тарафыннан берничә шалтырату булды. “Резидә ханым концерт алдыннан кемнәр килүен әйтмәде, без дә билетларыбызны кире тапшырып, залдан чыгып киткән була идек. Зәйнәп белән Зөфәр иҗатын яратмаудан түгел, без үзебезне: “Габделфәт Сафин җырларын тыңлыйбыз”, — дип әзерләп килгән идек. Ничектер, күңел белән әлеге җырчыларны кабул итеп булмады”, — дигән фикерләр җиткерделәр алар.

Ләкин әлеге каршылыклы фикер­ләрне “Спартак” халык иҗаты йортында узган күпләрнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдинованың концерты юкка чыгарды.

Ел дә­вамында узган концертларның иң көчлесе булгандыр бу! Илсөя Бәдретдинова — халыкчан җырчы. Ха­лык сулышын тоеп, хәтта сәяси темаларны да сәхнәгә җыр итеп алып менеп, шактый гына түрәләрне кур­кыткан артистка. Җырчылар арасында беренчеләрдән булып Илсөя, артистлар күптән аяк басмаган клуб­ларда концерт куеп, авылдан авыл­га йөри башлаган иде. Ижау шәһәрендә дә аның ничә еллар буе тугры булган тамашачысы бар.

Илсөя соңгы елда кырыкка якын яңа җыр яздырса да, быелгы концертның яртысы Илфак Шиһапов җырларыннан тора.

“Мин исән вакытта Илфакның җырлары яңгыраячак. Бәреп төшерсеннәр, артымнан сөйләсеннәр, әмма мин Илфак җырларын барыбер сәхнәгә чыгарам”, — ди ул. Аның көн саен булган гастрольләр графигына күз салсаң: “Каян ала икән бу көч?” — дип уйлыйсың. “Ничек аякка торып басканымны, тәүлегенә дүрт сәгатьтән ары йокы күрмәгәнемне, ничек, ни рәвешле яшәгәнемне үзем генә беләм. Әллә нинди ир-атлар белән чуала дигәннәргә дә әйтә алам: минем бусаганы Илфак һәм җизнидән кала бер генә ир-атның да атлап кергәне юк. Кем алдындадыр акланасым килүдән түгел, Илфак рухы турында сөйләшеп утырганга әйтүем. Миңа яшәргә кирәк, егылып үләргә дә хакым юк — минем балам кемгә кирәк? Шуңа чабам әле… Көчем күпмегә җитәр — монысы инде башка мәсьәлә. Нариманым — Илфакның яңартылган өр-яңа версиясе. Күз кысуларына кадәр тач әтисе. Шуңа минем Илфакны күрми торган көнем юк, шөкер. Акылы белән дә, төпле булуы белән дә Ходай миңа калкан бүләк иткән”.

Илсөянең нәрсә яратканы, яратмаганы белән дә танышып үтик. “Баллы ризыкларны җенем сөйми. Организмым баллыны кабул итмә­гәнгәдер, бәлки. Гомеремдә бер тапкыр чәйгә яки кофега шикәр салып эчкәнем юк. Тортлар, туңдырмалар яратмыйм. Балалар өчен бәләкәй банкаларга тутырылган пюреларны, яшел чәй яратам. Рәсем ясыйм. Кайчандыр гәҗитләргә карикатуралар ясаганым да булды. Бик кайнар су белән юынам. Кеше андый суга кулын да тыга алмый, ә миңа нәкъ шундый өтеп ала торган су белән юынуы рәхәт. Көн саен чәч юам. Шулай итмәсәм, үземне тынычсыз хис итәм. Хәтта көненә икешәр тапкыр да юам әле. Техниканы яратам. Машинада, мотоциклда, снегоходта җилдерү — иң яраткан шөгылем. Гомеремдә куркуны белмәдем. Мин техниканы яраткан кебек, техника үзе дә мине ярата. Хәтта бер тапкыр утырып карамаган нәрсәләрне дә бер кабызудан йөртеп алып китәм. Дару үләннәре җыям. Җәй буе үләннәр җыеп киптерәм дә, кыш көне шуларны төнәтеп эчәм”.

Үзе чибәр, телгә оста, көчле ханым бик нечкә күңелле дә икән әле. Түбәндәге сүзләрен тыңлап, мин аңа сокландым. “Гомерем буе көчсез булырга хыялландым. Көчсезлек ул бөтен дөньяң әйләнеп капланган очракта да, кайчан гына дәшмә — җан атып ярдәмгә килә торган, сине сабый бала шикелле саклый торган кешең булганда гына сизелә. Мине чынлап та күпләр усал, каты бәгырьле, көчле дип уйлый. Ләкин бу — саклану чарасы, битлек кенә. Әле бер кызык хәл булды. Өйдә бер генә валчык ризыкны да ташлаганым юк, бөтен әйберне җыеп барам. Аннары чүп савыты янындагы этләр-песиләргә, күгәрченнәргә алып чыгам. Алар мине таныйлар, бер әйберсез үтеп киткән чагымда да үземне сырып алалар. Битараф кала алмыйм шул, теле булмаса да, йөрәге бар бит аның. Җан иясе! Чүп янында йөргән йолкыш песи баласы ниндидер токымлы мәче булып туып, миллиардер фатирында ятмаганга гаепле түгел бит. Шуңа ашатам мин аларны. Бервакыт гадәттәгечә чыктым да, чүп савыты янында бер таш кисәге бар иде, шунда утырдым. Күгәрченнәрем җыелдылар, ашатып утырам әкрен генә. Бер апа чүп ыргытып китте. Әзрәк барды да кире борылып килде. Каршыма чүгәләп: «Күзгә күренә дип торам. Ниндидер гаҗәп таныш бер йөз дип карап үттем дә аннары искә килеп төште, бу шул түгелме соң, дидем», — ди. Бу да килеп утырды минем янга. Икәү сөйләшеп утырабыз. «Башыма сыймый: ничек мужикларча акырып-бакырып йөргән, бөтенесен урында бәреп үтерергә сәләтле кыяфәтле Илсөя Бәдретдинова, киез итекләр киеп, чүп савыты янында күгәрченнәр ашатып утырырга мөмкин?» – ди. Нишләп кеше мине шулкадәр явыз дип күз алдына китерә икән, дип аптырыйм”.

Әнә шундый ул Илсөя! Концерт тәмамлангач, тамашачылардан аңа бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Иҗат уңышлары һәм дә инде хатын-кыз бәхете насыйп булсын, Илсөя, сиңа!

Рәфилә Рәсүлева, Яңарыш

Фото: инстаграм

 

Бәйле