Быел Россиянең медицина-социаль экспертиза бюросы оешканга 100 ел тула. 1918 елның 31 октябрендә “Эшчеләрнең социаль тәэмин ителеше турында”гы йөкләмә кабул ителә.
– Элек инвалидлык алырга кызыкмыйлар иде. Кешеләр, читенсенеп, эшкә чыгарлык төркем сорый иде. Хәзер бар да башкача. Әллә инде дәүләт тарафыннан күп кенә ташламалар бирелү нәтиҗәсеме, кеше инвалидлык алырга тели, – ди вакытлыча эшкә яраксызлык буенча республиканың баш белгече Фәрит Галиуллин. – ВТЭКта эшләдем. Шул чакларда күңелдә бер хыял бар иде. Барлык медицина экспертизасы үткәрүчеләрне бер түбә астына кертәсе килде. Без – өч табиб – бергә эшләдек. Хәзерге кебек авыру табибны эзләми, киресенчә, без ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янына үзебез барып тикшерә идек. Эш вакытының яртысы районнарда йөреп узды. Чаллыда эшләгәндә Актаныш, Минзәлә районнары минем карамакта булды. Айга 2-3 тапкыр авылларга барып, авырулар белән очрашып, аларга комиссия уздыра идек. Ул чакта безгә эш күп булса да, авыруларга уңайлы иде.
Хәзер ничек соң? Инвалидлык алыр яки аны озынайтыр өчен кеше нинди авырлыклар аша үтәргә мәҗбүр? Казанда яшәүче Илсия апа әнисенә инвалидлык алыр өчен бер елдан артык вакытын сарыф иткән. Әле дә эшләре барып чыкмаган.
– Документлар белән эш йөртү бигрәк авыр. Кая гына бармадык. Әтием дә инвалид минем. Әмма ул болай азапланмады. Ә әнинең авыруы баш белән бәйле. Акылына зыян килгән. Үзе йөри алмый, күзләре дә күрми инде. Үзебезнең хастаханә психиатрыннан ерак китә алмыйча тилмердек, – ди Илсия апа. – Миңа аның кызы икәнлегемне дә расларга туры килде. Әни үзе йөри алмагач, опекун булырга туры килә. Күп тапкыр суд юлын таптадым. Хәзер менә барлык документларны социаль яклау бүлегенә илтеп тапшырам, инвалидлык артыннан йөрүне дәвам итәм. Барысы да әниемә яхшы булсын өчен эшләнә бит.
Тегеннән – монда, моннан тегендә куылып йөрү кешене ардыра. Ә менә электрон чират эшләгәч, кабул итү тизрәк башкарыла башлаган. Инвалидлар өчен республиканың 12 шәһәрендә табибка язылу өчен мөмкинлекләр бар. Алдан язылуның уңайлы яклары бар, ди белгечләр. Кабул итүче табибның эшчәнлегенә дә бәя биреп була.
– Инвалидлык билгеләү – бик катлаулы сорау. Безнең республикада гына да 300 меңнән артык инвалид яши, шуларның 15 меңнән артыгы – балалар. Апрель аеннан инвалидлык билгеләүдә үзгәрешләр үз көченә керде. Беренче килүдә үк гомерлеккә инвалидлык билгели торган авырулар исемлеге киңәйтелде, – дип ачыклык кертте медицина-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе Ригель Низамов. – Авыру балалар тәрбияләүчеләр өчен дә үзгәрешләр бар. Даун синдромы, бавыр циррозы, церебраль паралич, аутизм, күз күрмәү, колак ишетмәү кебек авыруларга 14 яшькә кадәр физик мөмкинлеге чикле дигән язу бирәләр. Элек шикәр чиреннән интегүче сабыйларга инвалидлык ел саен билгеләнсә, озакламый алар да 14 яшькәчә озынайтылачак. Тагын бер яңалык – хәзер читтән торып кына тикшеренү үткәрә торган авырулар исемлеге расланды. Шулай ук авыруның хәле, кайда яшәгәне, ара ераклыгы, даими транспорты бармы-юкмы икәнлеге дә исәпкә алына.
Медицина-социаль экспертиза бюросы филиалларында “Уңайлы мохит” программасы эшли. Инвалидлык биргәндә, табибның бар адымын күзәтеп торалар дисәң дә була. Кабинетларда видеокамералар эшли, ди белгечләр. Әгәр кеше үзенә чыгарылган карар белән риза түгел икән, яңадан тикшеренү уза ала. Кайчак кешеләр, минем авыруым бар бит, ник инвалидлык бирмиләр, дип сорый. Аларга да җавап бар – организмның функцияләре ни дәрәҗәдә бозылуга карап билгелиләр.
– Табиблар кешене диагностик тикшерүләр, анализлар нәтиҗәләре буенча медицина-социаль эспертиза тикшерүе узарга җибәрә. Биредә сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыян килгәнлеге ачыклана. Кешенең мөмкинлекләрен авыру ни дәрәҗәдә чикләгәненә карап, инвалидлык төркеме билгеләнә. Әгәр дә медицина белгечләре юллама бирмәгәннәр икән, кеше үзе мөстәкыйль рәвештә медицина-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта анализ нәтиҗәләрен, табибның тикшеренү узарга җибәрмәве турындагы язмача җавабын да үзең белән алып килү кирәк, – ди Ригель Низамов.
Гөлгенә ШИҺАПОВА, Ватаным Татарстан Фото: https://pixabay.com