19 октябрь җырчы Фирдүс Тямаевның әтисенең туган көне. Ләкин Фәрит абый инде исән түгел… 2011 елда ул ни бары 46 яшендә вафат була. Җырчы зур югалтуны 17 ел элек ничек авыр кичергән булса, бүген дә кайгыга бирелеп искә ала.
«Лениногорскиның музыкаль училищесында соңгы курста укыганда телеграмма килде. «Тизрәк өйгә кайтыгыз, әтиегез үлгән», диеп. Диплом алганга шатланып йөргән вакытта шушындый хәбәр килеп төште», дип искә ала җырчы.
Күңелләрне телә торган сүзләр, җыр…барысы да әтисенә — Тямаев Фәрит Бари улына багышланган. Фирдүс Тямаев Инстаграмда да йөрәкләрне тетрәндергеч видео урнаштырган. Ул анда каберенә килгән дә, әтисе белән сөйләшә…
«Бүген көн матур, рәхәт! Ләкин күңел буш… Яраткан кадерле әтиебез! Синең бүген туган конең! Әти, ишетәсеңме?
17 ел йөрәк сыкрый, 17 ел күз яше ага, 17 ел уйлар, 17 ел син юк …. Мәңге йәрәкләрдә син, әти! Рәхмәт, әти! Безне тәрбияләгәнгә күрә без чын ир-ат булып үстек ! Берәр шатлык килсә, әни гел әйтә: «Эх, әтиең генә күрә алмады», диеп елап җибәрә, ә күңелгә авыр… Тыныч йокла, әти! Урының җәннәттә булсын!
Әни, кызың, ике улың, ике киленең, бер оныкчыгың, дүрт оныгың — без сине яратабыз!», дип яза җырчы.