Татарстанда билгесез җанвар кош-корт башын кимерә [фото]

-- Лэйсирэ

«Саба таңнары» газетасы Шәмәрдәндә күзәтелгән гадәттән тыш хәл турында яза.  Анда билгесез җанвар унлап тавыкның башын кимергән. Фотолардан күренгәнчә, бу хәл 18 октябрь 19:50 тирәсендә Шәмәрдәндә линиянең урман ягында була. Моны үз күзләре белән күргән кеше җирле басма аша болай дип сөйли:

«Эшкә киткәч төнге сменага тормыш иптәшем шалтрата: «..Нишләп эт өрә дип чыгып карасам, бер җанвар тавыкны буып ята, тизрәк кайт..» — ди.

Мин сменщик малайга берәр сәгать утырып торырга кушып өйгэ ашыктым. Кулга бакча казый торган сәнәкне алып чаптым. Теге җанварны фонарь яктысы белән тормыш иптәшем белән әнисе куркытып торалар. Күрше эте янына кереп алдындагы ашавын ашап ятканда, мин озак та уйламый тегенең башына суктым — ул аңгыраеп егылды. Интернетта таптым «енотовидная собака» дигән җанвар икән бу» дип китерә аның сүзләрен газета.

Фото һәм чыганак: saby-rt.ru

Бәйле