– Без ирем белән гади генә эшчеләр. Казанга шактыйдан килеп урнашкан идек инде, шушында калынды. Шәһәр тормышын яратканнан да түгел, авылда эш юк бит. Башта әниләр тукып торды: “Кайта күрмәгез! Бурычка батып булса да кечерәк кенә фатир алыгыз да яшәгез!” – диделәр. Хәзер тукыйсы юк – үзебез дә кайтмыйбыз инде.
Балалар мәктәптә укыйлар, үзебез эшлибез. Кредит, ипотекаларны да түләп бетердек. Әмма тагын башка кредитлар бар әле. Ирем өстендә – бер, минем өстә тагын бер кредит. Ирем заводта эшли минем. Бөтен бәйрәм көннәрендә ял итәләр, шимбә дә ял. Гади көннәрдә эш сәгате иртәнге биштән, кичке дүрткә кадәр. Кичке дүрт – иртә бит инде. Эштән соң да әллә күпме вакыт бүтән берәр урында эшләп алып булыр иде.
“Ник хет берничә сәгатькә булса да таксига кермисең? Бензинлык булса да 500 сум артык булмас иде”, – дим. Ул ике кредитны тизрәк түләп бетерәсе килә бит инде, котылыр идек, дим. Шәһәрдә генә түгел, бөтен җирдә, хәтта кечерәк кенә авылларда да кемнең машинасы бар – шул такси бит хәзер. Ә ирем эше бетүгә туп-туры кайта да ята. Ярар, ятып та алсын ди. Әмма барыбер вакыт кала бит.
Көн саен ике-өч сәгать әйләнеп кайтса да, файда булыр иде. Тагын шул такси турында сүз башласам: “Машина пычратып йөрмим инде мин! Булганына риза бул!” – ди. Мин әле хатын-кыз башым белән ике урында эшләргә өлгерәм.
Икенче эшем көн саен түгел. Анда атнасына ике тапкыр кич белән идән юып кына кайтам, өстәл тузаннарын сөртәм, чүп түгәм. Акчасы да әз генә инде, әмма иш янына куш булып тора әле ул. Кайбер көннәрдә нәкъ менә шул акчага килеп терәләбез. Ир-ат бигрәк ваемсыз инде, мин шаккатам. Кредит та бумый аларны, берни бумый. Ярар, эштән соң чыкмасын да ди инде таксига. Ну бит ялларда әйләнеп керергә була! Зур кибетләр янында халык мыжгып тора бит. Бар да сумкалар белән чыгалар да, такси чакыртып, утырып китеп тә баралар. Мин дә кибеткә йөрим, күреп торам.
Әмма ир ялларда да чыкмый. Өйдә генә ята, чыкса, балконнан гына чыгып урамны күзәтә дә, тагын кереп ава. Авыл җире булса, ичмасам, ирләрне ишегалдына булса да куып чыгарыр идең. Барыбер лапасы, бакчасы була, ир ике кулына бер эш таба. Ә шәһәрдә шунысы начар – буш вакытны ничек уздырырга белмисең. Каядыр бара башласаң, акча кирәк. Шуңа да артыгын кыймшанмыйча гына өйдә ятарга туры килә.
Гөлшат, Казан beznen_avil Фото: Пикабу