«Әтиебез эчте, әниебез без — алты баласына түзик диде… Мәхшәр башланды»

-- Лэйсирэ

Гаиләдә ир яки хатынның аракы сазлыгына чумуы, бертуктаусыз тиргәшүе, балаларның шул аркада интегүе – зур проблема инде ул. Мин дә үзебезнең гаиләдәге хәлләрне язарга уйладым. Бәлки, кайберәүләр укып, үзләренә сабак алыр.

Безнең дә әтиебез нык эчте. Ул елаулар, ул кайгырулар… Барысын да сөйләп бетерерлек түгел. Әниебезгә, әйдә, йорттан чыгып китик, дип тә карадык. Сезне әтисез калдырасым килми, түзгән тиклем түзик, диде. Эчкән, балаларыма җафа китергән әти кирәкме соң дип уйлап та карамады.

Без, алты баласы, үсә төшкәч, әтинең эчүенә каршы төшә башлагач, бераз басылды кебек. Тик үсеп җитеп, үз дөньяларыбызны коргач, тагын башланды бит мәхшәр. Беребез әтине, беребез әнине үз яныбызга алып, аерым яшәтеп тә карадык, тик төрле сәбәпләр табып кире туган йортка кайтып яши башлыйлар да, тагын – талаш, тиргәш, ызгыш… Тыныша алмыйлар гына бит! Әтиең шулай, әниең болай дип безгә шалтыратып әләкләшүләренә, әй, үртәлә идек. Шулар аркасында хәтта без, алты бала да, үзара тиргәшә башладык.

Шулай яши торгач, әти белән әни 70кә җиттеләр. 46 ел бергә гомер иттеләр. Әти эчүен ташлап ук бетмәсә дә, хәзер элекке кебек аяк тибеп эчәргә саулыгы җитми. Ләкин эчмәгән килеш тә, элекке кебек, бер-берсен безгә әләкләшеп торуларын белделәр.

Бу хәлдән барыбыз да арыдык. Көннәрдән бер көнне без, балалар, җыелышып киңәшләштек тә әти-әнигә катгый итеп әйттек: “Без сезнең талаш-ызгышларыгыздан арыдык. Бергә яшәй алмасагыз, аерылыгыз. Аерылышмыйсыз икән, безгә бер-берегезне эләкләшеп шалтыратмагыз! Сез безгә икегез дә кадерле!”

Аллага шөкер, соңгы өч елда бик шаулашмый гына яшиләр. Мал тоталар, бакча үстерәләр. Без килеп киткән арада матур гына каршылыйлар, кунак итәләр, елмаеп озатып калалар. 17 оныклары белән барыбызны да Коръән ашларына чакыралар.

Менә бит, 45 ел гомерне әрәм-шәрәм итеп нигә талаш-ызгышка батып яшәгәннәрдер. Бер-берегезгә терәк булып, гөрләшеп яшәгез сез дә.

Саҗидә.

Өмет

Фото: https://pixabay.com

Бәйле