73 яшьлек Петросян әти булырга җыена?

-- Лэйсирэ

Евгений Петросян һәм Елена Степаненконың аерылышып, миллиард сумнар белән исәпләнүче мал-мөлкәтен бүлү темасы август башыннан бирле әле дә массакүләм мәгълүмат чараларында югары урыннарны биләп тора. Журналистлар 30 елга якын бергә яшәгән юмор осталарының гаилә шкафларыннан яңадан-яңа скелетларны өстерәп чыгара.

Башта матбугатта Евгений Вагановичның ярдәмчесе Татьяна Брухунова турында сүзләр таралды. Берничә ел юморист белән бергә эшләгән, бергә командировкаларга йөргән Татьянаның авырлы булуы турында сөйләделәр. Соңрак бу мәгълүматны Петросянның адвокаты Сергей Жорин һәм Татьяна үзе дә кире какты.

Күп тә үтмәде, Виталина Цымбалюк-Романовская һәм Армен Джигарханян гаиләсенең «ашына таракан булып төшкән» Элина Мазур Евгений Петросянның читтә баласы үсүен һәм үзенең бу баланың әнисе белән бик яхшы танышлар булуын белдерде. Бу хәбәр дә юморист тарафыннан кире кагылды.

Бу уңайдан Петросянның хатыны Елена Степаненконың аерылышу һәм шәхси мөнәсәбәтләре турында бернинди комментарийлар да бирмәвен билгеләп үтәргә кирәк. Октябрь уртасында аның сәламәтлеге какшап, концертларын кичектерүе билгеле булды. Бу хәбәрдән файдаланып, кайбер интернет чыганаклар Степаненконың авыруын аерылышуны авыр кичерүе, төшенкелеккә бирелүе һәм хәтта яман чир белән авыруына бәйләп сүз йөртте. Ләкин Елена Степаненко бу сүзләрне кире кагып, «Минем барысы да яхшы» дигән.

Фото һәм чыганак: www.starhit.ru

Бәйле