Дүрт баласын калдырып юкка чыккан ана табылган

-- Лэйсирэ

Уфада дүрт баласын калдырып киткән Галина Пономарёва Мәскәүдә табылган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгына аның ахирәте Екатерина хәбәр иткән. Кайдалыгын белмәгән якыннары 29 яшьлек Галинаны 2 ай чамасы эзләгән иде.

«Интернетта үзен эзләүләре хакында белеп алгач, Галина үзе элемтәгә чыкты. Ул Мәскәүдә эшкә урнашкан. Берәр айдан кайтып балаларының хәлен белергә тели», дип сөйләгән Галинаның дусты Катя.

Социаль челтәрләрдә Галинаның югалуы зур бәхәс куптарды. “Өйдә 4 кечкенә баласы калган ананың балаларын шулай беркемгә әйтми ташлап китүе бик сәер хәл”, дип яздылар интернетта. Караучысыз калган балалар һәм эш эзләп ике ай буена хәбәр бирмәгән Галина белән алга таба ни буласы әлегә билгесез.

Фото: Башинформ

Бәйле