Казанда автобус тәгәрмәче астына яшь хатын белән ике яшьлек бала эләгә [фото]

-- Лэйсирэ

Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус тәгәрмәченә эләккән хатын-кыз юлдан ике яшьлек кызы белән чыга торган булган. Бу хакта “Татар-информ”га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Кыз баланы Республика балалар клиник хастаханәсендә караганнар. Аңа ярдәм күрсәтеп, әтисе белән өенә кайтарып җибәргәннәр. Хастаханәнең матбугат үзәгендә баланың башы бәрелүен, сөякләренә зыян тимәвен әйттеләр.

“Яшь хатынны Республика клиник хастаханәсенә салдылар, хәле уртача авырлыкта”, — диделәр хастаханә матбугат хезмәтендә.

“Татар-информ”алдан Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус яшь хатын-кызны бәрдерүен хәбәр иткән иде.

Фото: соцсети
tatar-inform

Бәйле