«Ут чәчәге»: Кариев театры наркомания баләсен премьера итеп күрсәтә [фото-видео]

-- Лэйсирэ

26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы була. Автор – Зиннур Хөснияр, режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, рәссам – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйлметдинов, музыкаль бизәлеш – Нурзадә Вәлиуллина, балетмейстер – «Алтын битлек» премия лауреаты Нурбәк Батулла.

Әтисе үлеменнән соң Мәликә кырыс чынбарлык белән килешә алмый, күңел тынычлыгына башка дөньяда гына ирешергә мөмкин дип уйлый…

«Әсәрнең темасы – наркомания. Режиссер буларак, мин баланың наркотикларны ничек кулланганын күрсәтәсем килмәде. Шуңа без хореограф Нурбәк Батулла белән әлеге процессны бию аша башкарырга булдык. Тату сәнгатендә пәрәвез һәм үрмәкүч сурәте наркоман дигәнне аңлата. Спектакльдә без ул образны кулланып, наркоманияне кеше-үрмәкүч герое аша күрсәттек», — дип уртаклашты режиссер.

Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнара Абитова, Гөлнара Фазылҗанова, Рузанна Хәбибуллина, Альбина Гайзуллина, Гөлназ Галимуллина, Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев, Алсу Шакирова, Илназ Хәбибуллин, Алсинә Закирова, Рәис Әхмәтзакиров.

Спектакль 18.30 башлана.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий