«Әллә яши, әллә юк…» — бала кайгысыннан күпме чәчем агарды, шашар дәрәҗәгә җиттем…»

-- Гузель

Казанда яшәүче Артем Макаровка ике яшь ярым. Әти-әнисен, якыннарын сөендерә торган иң тәмле чагы. Ләкин Артем сәламәт түгел. Сәламәтлеккә илтә торган юлы бик озак, катлаулы һәм… кыйммәт аның.

Көтеп алынган бала ул. Берничә ел көткәннән соң, ниһаять, йөккә узганын белгәч, Алена күкләргә сикерә. Аннан да бәхетлерәк кеше булмый. Ләкин бала табиб куйган вакыттан бик күпкә иртә – 29 атнадан ук туа. 2016нчы елның 18нче июне Алена Макарова өчен иң бәхетле дә, иң караңгы да көн булып истә кала. Бәхетле көн – чөнки ул ана булды, ничә ай буе йөрәк астында йөрткән баласы дөньяга килде. Караңгы көн – чөнки баласы ашыкты, бик ашыкты. 1050 грамм гына булып дөньяга килгән Артемны Аленаның күкрәгенә салып та тормыйлар, тизрәк ясалма сулыш бирү җайланмасына тоташтыралар. Сабый 2,5 ай буе шул аппаратка тоташкан килеш ята. Җитлекмичә туу эзсез узмый, анда бер бәйләм чир табыла: бронх-үпкә дисплазиясе, үпкәнең икенчел гипертензиясе, эчәклекләрнең үткәрү функциясе бик түбән булу, атаксия элементлары булган гиперкинетик синдром һәм әйтсәң телне сындыра торган башка күп кенә чирләр (Артемның барлык диагнозлары белән «ВКонтакте»дагы vk.com/pomozhem_artemy_vmeste төркемендә таныша аласыз, барлык документлары бар. – Авт.).

«Артемны 8 ай тулгач кына больницадан чыгардылар. Шушы вакыт эчендә күпме чәчем агарганын үзем генә беләм. Акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән идем. Чөнки табиблар берничек тә тынычландырмады. Озак яшәмәс, диләр иде. Мин Артем белән больницада булдым. Әнигә рәхмәт, булышты: ул больницага Артем янына килеп тора, ә мин юынырга һәм әзрәк йоклап алырга өйгә кайтып килә идем. Озак тора алмыйм, билгеле, йөгереп больницага килеп җитәм», – дип искә ала ул вакытны Алена.

«Әллә яши, әллә юк» дигән бала, бәхеткә, яшәп китә. Ләкин Артемның яшәвен генә тулы канлы яшәү дип әйтеп булмый. 2,5 яшендә аның авырлыгы 8 кило гына. Дәвалану үткәннән соң әзрәк тамагына ашый ала башлаган, ләкин сыеклыкны бик авырлык белән эчә, ди. Эчәклекләре начар үткәрә, шуңа күрә ашказанына трубка – гастростома куелган. Авырлыгы әз булу сәбәпле, үпкәләре дә начар эшли, еш кына кислород концентраторы ярдәмендә суларга мәҗбүр. Артемга бернинди прививка да ясарга ярамый, шуңа күрә аның иммунитеты бик түбән. Урамда озаграк торса да авырый башлый. Шуңа күрә көздән язга хәтле өйдә утырырга мәҗбүр. Шулай да Алена улының уңышларын горурланып сөйли: «Узган көздә ДРКБга тикшеренергә баргач, табиб «аякка басуы турында бернәрсә дә әйтә алмыйм, хәтта утыра да алмаска мөмкин» дигән иде. Хәзер менә утырып шуышып йөри башлады! Елмая. «Баба» дигән сүзне әйтә». Күпне күргән Алена өчен болары да шатлык!

Артемның авыруын тулысынча дәвалап бетереп булмый. «Безгә ДЦП диагнозы куярга тиешләр, нишләп куймыйлардыр. Аның артыннан йөрергә кирәк инде. Инвалидлыкны да ел саен яңартып торасы бит. Ел саен барып, чират торып, утыра да, йөри дә алмый торган баланың инвалид икәнен расларга кирәк», – ди Алена. Тулысынча дәвалап булмаса да, сабыйның хәлен җиңеләйтеп була. Моңарчы шуыша да, үзе рәтләп ашый да алмаган бит. Күп санлы тернәкләндерү курсларының гына файдасы булган. Ләкин ул курслар барысы да диярлек түләүле. Бушлай булганына чират торырга кирәк. Акчаны, билгеле инде, ил буенча тиенләп җыялар. Дөрес, бер хәйрия фонды язга таба ярдәм итәргә вәгъдә биргән, 200 мең сум бирәчәкбез, дигәннәр. Ләкин язга кадәр ерак. Аңарчы массаж һәм башка курслар аласы бар әле Артемның. Менә бу атнада кабат больницага ятарга җыеналар.

Сабыйга ярдәм итү өчен миллионер булырга, миллионнар күчерергә кирәкми. «Тиенләп җыйганда да җыелыр иде. Җыелып килә. Рәхмәт яхшы күңелле кешеләргә!» – ди Алена. Ул үзе бөтен кеше өчен дә ачык, теләге булган кеше шалтыратып, Артемның хәлен белешә ала. Аленаның телефоны: 89871746669.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

  1. Карта Сбербанк № 5469 6200 1934 2540

Срок действия карты 05/21

Макарова Алёна Александровна (ALENA MAKAROVA)

Счет получателя 40817810562002975987

  1. Qiwi кошелек 89871746669 (Макарова Алена Александровна).
Фәнзилә МОСТАФИНА

Чыганак һәм фото: Безнең гәҗит

Бәйле