«Юксынам мин аны… Саклап кала алмавыма үкенәм…» [бер язмыш тарихы]

-- Гузель

Бәхетне тулысы белән аны югалткач кына аңлыйсың икән. Тормышта югалтулар булмый тормый. Була. Ләкин иң зур югалту ул – гомерлек юлдашың белән хушлашу, аны мәңгелеккә озату икән. Моны тик үзе шуны кичергән кеше генә аңлый ала. Мин үзем моны хәләл җефетем Люциямнең вафатыннан соң аңладым. Улыбыз Илдарның күз яшьлә­рен түгә-түгә, сөекле әнисен үз кулы белән җир куенына иңдерүе безнең өчен иң зур югалту булды.

Люциям белән без 1963 елның 21 сентябрендә кавыштык. Бу елның 21 сентябре аның бу дөньядагы соңгы көне булды. Төп-төгәл 55 ел бергә бәхетле гомер кичердек.

Безнең әтиләребез сугыштан әйләнеп кайтмады. Ятим балачагыбызны без бергә үткәрдек. Бер мәк­тәптә укыдык, бер үк Шөгер тавы сукмакларын таптадык.

Мин аны шул вакыттан ук ярата идем. Үсә, өлгерә торган саен аның белән бергә гомер итү турында хыялланып яшәдем. Хыялым тормышка ашты. Аллаһы Тәгалә аны миңа бүләк итте.

Авырлыклар да булмады түгел. Безне, авыл балаларын, Казан үзенә бик тиз һәм җи­ңел генә кабул итәргә теләмә­де. Мин – аспирант, ул педагогия институтын тәмам­лаган химия белгече буларак, укытучылар белемен күтәрү институтында эшли башлады. Фатирыбыз юк. Бер урыннан икен­чесенә күчеп яшибез. Өстәве­нә ике балабыз да туды.

Кандидатлык диссертациясен яклагач мине КПСС Өлкә комитетына эшкә чакырдылар һәм шәһәр уртасында яңа гына өлгергән йорт­та фатир тәкъ­дим иттеләр. Ләкин Люциям: “Юк, син университеттан ки­тәр­гә тиеш түгел!” – диде. Казанда культура институты ачылгач мине, анда да фатир вәгъдә итеп, кафедра мөдир­легенә тәкъдим итте­ләр. Бу юлы да Люциямнең фикере нык булды: “Син университетта калырга тиешсең!” Шулай булды да.

Люция укырга ярата, бик күп укый иде. Бигрәк тә татар газета-журналларын. Һәрбер язмага аның үз фикере була торды. Иң яраткан басмалары “Сөембикә” журналы, “Ватаным Татарстан” һәм “Шәһри Казан” газеталары иде. Ул шулай ук “Звезда Поволжья” газетасын җентек­ләп укый килде. Минем яз­ган­нарымның барысын да тәнкыйди күзлек белән бәяли иде. Мактау сүз­ләрен бик сирәк әйтте. Үз­сен­мәсен дигәндер инде, күрәсең.

Татар конгрессын җитәк­ләгән елларымда Татарстаннан читтә яшәгән милләттәш­ләребез фатирыбыздан өзел­мәде. Люция аларны һәрва­кыт ачык йөз белән каршы алыр, алар белән рәхәтләнеп, кызыксынып сөйләшер, үзе пешергән тәмле ризыклар белән сыйлар иде. Читтәге дусларыбыз аны юксыналар, сагынып искә төшерәләр.

Без шатлыкларыбызны да, кайгыларыбызны да бер­гә кичердек, һәрвакыт бер-беребезгә терәк булдык. Кайгы килгән чаклар да булды. Газиз балабыз Айратны, әни­ләребезне, якыннан-якын туганнарыбызны җир куенына озаттык. Ләкин бу югалтулар хәләлемнең түземлелеге, сабырлыгы аркасында бәхетле тормышыбызның мизгеллә­ре генә булып калдылар.

Быел университетка эш­кә килүемә 60 ел булды. Факультет деканы да, кафедра мөдире дә булдым, Татарстан Фәннәр академиясенә дә сайландым. Хәзер инде менә 30 елдан артык тарих фәннәре буенча докторлык диссерта­цияләрен як­лау Советын җитәклим. Болар­ның барысында да Люциямнең өлеше ярылып ята.

Әгәр дә янымда Люциям булмаса, мин, гап-гади авыл малае, моңа һәм башка бик күп уңышларга ирешкән булыр идеммени соң? Юк, юк, бу һич кенә дә мөмкин булмас иде. Ансыз минем сансыз булып калуым да ихтимал иде. Хаталарым, ялгышларым шактый күп булды, ләкин ул мине алардан саклап кала белде.

Ул – тумыштан чын педагог. Укытучылык эшен яратты һәм үз вазифаларын һәрва­кыт зур уңышлар белән башкара килде. Укытучылар белемен күтәрү институтында химия кабинеты мөдире, аннан соң шәһәр мәгариф ида­рә­сендә методика кабинеты мө­дире булып эшләде. Аның тырышлыгы белән республикада химия буенча олимпиадалар һәм башка бик күп чаралар үткәрү гадәткә кереп китте. Талантлы яшьләрне барлау, аларга юл ачу аның иң яраткан гамәлләренең берсе иде.

Аны – СССРның мәгариф отличнигын, Татарстанның атказан укытучысын, башка бик күп бүләкләр иясен хез­мәт­тәшләре, үзләренә тормышта дөрес юл күрсәткән укучылары яраталар иде. Алар аны бүген дә сагынып исләренә төшерәләр. Юксыналар.

Яратмаслык та түгел иде шул аны. Ул кешеләрне яратып, аларга изгелекләр кылып гомер кичерде. Миллә­тебез­не, Татарстаныбызны, аның халкын яратып яшәде. Республикабыз өчен сынаулы елларда ул һәрдаим аның язмышы белән яшәде. Татар язмышын үз язмышыдай кабул итте. Аның телебезне рәнҗетү­ләре өчен өзгәләнү­ләре бү­ген­гедәй күз алдымда.

Татар моңы аның нечкә күңелен биләп алган иде, ул бигрәк тә якын танышларыбыз Зөһрә Сәхәбиеваның, Хәй­дәр Бигичев, Мирсәет Сөн­гатул­лин, Шамил Әхмәт­җанов, Зөһ­рә Шәрифуллинаның халык җыр­ларын башкаруларын яратып тыңлый иде. Ләкин минем җырлавым, әллә ни осталыгым булмаса да, аңа бигрәк тә хуш килә иде.

Люция табигатьне ярата иде, бакчабыздагы үзе тырышып үстергән яшелчә, җиләк-җимешне туганнарга, дусларга, бигрәк тә мохтаҗларга өләшү аның өчен җан азыгы булды. Дусларыбыз, күршелә­ребез аңардан бакча җимеш­ләрен үстерү ысулларын өй­рәнделәр. Ул күпләрнең кү­ңел­ләрендә ярдәмчел, кеше­ләргә комачау һәм борчу тудырмастай тыйнак, намуслы зат булып калды.

Мин аның белән бәхетле тормыш кичердем. Аяныч ки, ул һич кенә көтмәгәндә, безнең арабыздан китте.

Шулай да ул күп вакыт янымда кебек. Тик кебек кенә шул! Чынымда исә ул юк. Янымда бушлык.

Юксынам мин аны, аның белән бергә үткән гомеремне сагынам. Аны саклап кала алмавыма үкенәм. Гафу итә күрсен иде ул мине!

Күз яшьләремне тыя ал­мас­тан, рәсеменә карыйм, аның белән сөйләшкәндәй булам: “Рәнҗемә миңа, рәнҗе­мә, күз нурым! Синең китүең – йөрәгемдә ахыр көнемәчә төзәлмәстәй яра. Юксынам сине, хуш, бәгърем, тыныч йокла, урының җәннәттә булсын!”

Күңелемдә никадәр сызлаулар булуына да карамас­тан, мин хәләл җефетем Люциям белән затлы гомер кичерүем белән бәхетле. Шушы бәхет соңгы көннәремә кадәр минем ышанычлы юлдашым була күрсен иде! Иң зур теләгем шул.

Индус Таһиров
Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: pixabay.com

Бәйле