Төркиядә Казаннан килгән хатын-кызны кыйныйлар — ул авыр хәлдә комада

-- Лэйсирэ

Узган атнада Төркиядә булган фаҗига турында үз чыганакларына сылтама белән «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә. Төркиядә үз гомерендә икенче тапкыр ял итүче һәм биш йолдызлы отельдә үз бүлмәсенә кайтып килүче хатын-кызны билгесез ир-ат куып җитеп кыйный башлый. Комага киткән хатынның якыннары полициягә гариза язган. 

Әти-әнисе һәм турагентлык хезмәткәрләре бу фаҗига турында тулырак мәгълүмат белергә теләп, соцчелтәрләр аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.  Чит илдәге вакыйганың берничә шаһиты алар белән элемтәгә чыккан.

Беренче фаразлар буенча, җинаятьче — Төркия кешесе, аңа 33 яшь. Соцчелтәрдәге шәхси битләре аның Татарстанга катнашы булуын күрсәтә. Казаннан килгән әлеге хатын-кыз белән моңарчы интернетта язышып аралашкан булырга мөмкин диелә.

Хәзер якташыбыз бик авыр хәлдә комада. Ул үпкәләргә ясалма сулыш өрдерү аппаратына тоташтырылган.

Чыганак: tatarstan24

Фото: скриншот

Бәйле