«Алар миңа күрәләтә балам үлә диделәр!» — 7 бала үстерүче Айдар һәм Гөлгенә уллары яшәсен өчен көрәшә

-- Лэйсирэ

Айдар һәм Гөлгенә Хәбибрахмановлар гаиләсенә көнләшеп караучылар булгандыр, мөгаен. Дөрестән дә, көнләшмәслек идеме соң аларның тормышы?! Сау-сәламәт 7 бала, зур һәм бай хуҗалык, шул исәптән 10 сыер һәм 7 үгез, кыйммәтле зур машина…

Балаларының бәхетләрен күреп яшәгән, рәхәтләнеп күп итеп мал асраган Хәбибрахмановлар гаиләсенең бүгенге көнкүреше – көндәлек тормыш өчен көрәшү. Төпчек балалары Саматта – яман шеш. Бу куркыныч авыруның Саматтагы төреннән дәваланган бер бала да юк…

Айдар һәм Гөлгенә көне-төне сабый уллары Саматның тормышы өчен көрәшәләр… Үз балаңның теләсә кайсы көнне үлеп китә алуын аңлап яшәп буламы соң ул? Әмма Арча районы Илдус авылында тормыш итүче Хәбибрахмановлар үз көчләренә ышаналар һәм дөньяга мәхәббәт тулы күзләре белән карыйлар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе, Хәбибрахмановлар гаиләсен үз күзләре белән күреп, шуны аңлады. Бу гаилә бик ихлас.

“Балагызда яман шеш…”

Гөлгенә Хәбибрахманова тумышы белән Арча районы Шушмабаш авылыннан, тормыш иптәше Айдар – Шекәнеке. Гөлгенәгә 46 яшь, Айдарга – 54. Гөлгенә Шушмабаш авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, Самат авырый башлагач, эшеннән китәргә мәҗбүр булган. Айдар Арчада газ бүлү пункты станциясендә слесарь булып эшли.

Хәбибрахмановларның 7 балалары бар. Тамчы 1995 елгы, аңа хәзерге вакытта 23 яшь. Тамчының 2 яшьлек Әмир исемле баласы да бар. Икенче кызлары Айгөлгә – 16 яшь, ул 10нчы класста укый. Айтуган 6нчы сыйныфта укый, аңа – 12 яшь. Дамирга – 11 яшь, ул 5нче класста укый. Дәнискә – 9, Надирга – 8. Куркыныч авыруга каршы торучы искитмәле матур сабый Саматка – 3 яшь, ул 2015 елның 16 апрелендә туган.

2015 елның ноябрендә дөньяның рәхәтен татып яшәгән Хәбибрахмановлар гаиләсенең якты бәхет кояшы кара пәрдә белән каплана. Табиблар бер яше дә тулмаган сабый Саматның канында яман шеш табалар һәм “ювенилле миеломоноцитарлы лейкоз” дигән диагноз куеп кайтаралар. Каян килеп чыккан авыру ул? Төгәл җавап бирә алырлык бер кеше дә юк. Бормалы-сырмалы тормыш юлы башка юнәлеш ала.

“Каннарында яман шеш булган сыерларны басуга чыгып яндыралар!”

Саматка салкын тия, әти-әнисе ничек кенә тырышсалар да, баланы дәвалый алмыйлар. Саматның уңайланмаганын күреп, сабыйны Арча үзәк хастаханәсенә алып китәләр. Гөлгенә улы Самат белән биредә бик озак вакыт ята. Хастаханәдә яткан вакытта Саматның ак кан тәнчекләре (лейкоцитлары) кыска гына вакыт эчендә бик каты күтәрелә һәм Гөлгенәне авыру баласы белән Казанга балалар республика клиник больницасына җибәрәләр.

Гөлгенәнең өч ел элек булган хәлләрне искә төшергәндә күзләре яшьләнде. “Шундый диагноз куярлар дип кем уйлаган? Без дөнья йөзендә андый авыру бар икәнен белмәдек тә бит! Үз башыңа төшмәгәч…” диде. Шушы мизгелдә “Татар-информ” хәбәрчесенең дә йөрәге түзмәде, ул да, Саматның күзләренә карап, чактан гына елап җибәрмәде.

— Шул куркыныч диагнозны безгә Казанда куйдылар да инде. “Балагызның канында яман шеш”, диделәр. Әле ул вакытта да, нинди куркыныч авыру икәнен белсәк тә, сизсәк тә, бу хәлләрнең чынбарлыгына ышанып бетә алмадык! Каннарында яман шеш булган сыерларны басуга чыгып яндыралар бит, сөтләрен дә кешеләргә эчермиләр! Нинди әшәке авыру икән бу? Башыма килгән иң беренче уем шул булды. Ул вакытларда бәргәләнгәннәрне белсәгез… Без моны бик авыр кичердек. Андый хәлләрне дошманыңа да күрергә язмасын. Кая барып бәрелик? Кая барыйк? Нишлик? Без андый нәрсә күргән, ул авыру белән таныш булган кешеләрмени соң?

“Бавырлары кабарып, эчәгеләрен кысты”

2016 елның 9 Май бәйрәме ялларында Саматның, дәвалау процессы һәм төрле химия терапияләре нәтиҗәсендә хәлләре шактый начарлана. Аның эчке органнары, талагы, бавыры бик каты шешә һәм Самат, туп сыман булып, сулый алмас, йөри алмас дәрәҗәгә җитә. Сабыйның кабарган эчке органнары аның эчәгеләрен бик каты кыса һәм Самат тагын берничә адымга үлемгә якыная.

“Балам үлергә тиеш булган!”

— 9 Май бәйрәмнәрендә Саматны берничек тә дәваламадылар. Тормыш иптәшем Айдарга шалтыраттым да, “Айдар, шундый-шундый хәлләр, балабызга бер дару да бирмиләр, туп кебек булды, сулый алмый”, дидем. Айдар бөтен балаларыбызны җыйды да, “Саматны соңгы тапкыр күреп калсыннар дип”, Казанга алып килде. Балаларым Самат белән хушлашырга килде. Бу безнең өчен иң авыр вакытлар иде. Бәйрәмнәр үткәч, табиб безнең бүлмәгә “Сезнең балагыз исәнмени?” дип керде. Минем балам үлергә тиеш булган икән бит!

“Балагыз сентябрьгә кадәр торса-тора, без бернишләтә дә алмыйбыз…”

Шушы хәлләрдән соң Саматның 5 миллиграммлы химия дозасын 25 миллиграммга күтәрәләр. Сабый бала үзенең иң беренче сүзен шул 25 миллиграмм дозалы химия курсын алгач әйтә. Мескен әнинең чыдаган йөрәге… “Мәммәм, мәммәм”, дигән бит ул сабый яшәү белән үлем арасында ятканда. Баланың беренче сүзе соңгы сүзенә әйләнмәгән өчен әти-әнисе көн саен Аллаһка мең рәхмәт укый.

Хәлләре уңайлана башлаган сабый балага язмыш тагын да көчлерәк итеп китереп суга. Саматның ак кан тәнчекләре 160 меңгә кадәр менә. Сәламәт кешенең канында исә бары тик 9 мең лейкоцит гына булырга тиеш. Шул вакытта Гөлгенә өчен күк белән җир тигезләнә, табиб мондый карар чыгара: “Балагыз сентябрьгә кадәр торса-тора, без бернишләтә дә алмыйбыз”. Хәбибрахмановлар гаиләсенә өч ай вакыт срок бирәләр – Саматның соңгы җәе… Балаңның үләсен белгән әни кешегә ничек яшәргә? Йокларга ятканда, иртән уянганда нәрсә турында уйларга? Башка сыймаслык хәлләр…

Балага табиблар тарафыннан өч ай срок куелгач, Айдар белән Гөлгенәнең медицина белемен алган олы кызлары Тамчы бөтен хастаханәләргә дә ярдәм сорап яза. Израильдә сабый баланы кабул итәргә әзер булалалар, дәвалау курсы 27 миллион сум… Кая барып бәрелергә белмәгән гаилә анысына да риза була, әмма, баланың хәле начар булу сәбәпле, Хәбибрахмановлар гаиләсе ерак юлга чыгып китә алмый. 85 процентка яман шеш күзәнәкләреннән торган Саматны озатып барырга табиб кирәк була.

“Бер баламны тазартам дип, икенчесен бетерә яздым”

Бераздан гаиләгә бер бәхет елмая. Хәбибрахмановларны Мәскәүгә — балалар онкология хастаханәсенә госпитальгә салабыз дип чакыралар. Рус телен бөтенләй дә белмәгән Гөлгенә, өч айдан кире әйләнеп кайтасына ышанып, Самат белән Мәскәүгә чыгып китә.

— Без ул вакытта кош тоткандай булдык. Акча турында уйлаган да юк бит әле монда! Балам яшәргә тиеш! Самат турында гына уйлыйбыз. Мин — русча бер сүз дә белмәгән авыл хатыны, баламны тотып, Мәскәүгә чыгып киттем. Анда ниләр күрергә туры киләсен уйлаган да юк. Әле бит монда балаларым да дүрт күз белән карап калдылар. Җанашларым… Бу яктан болай итеп өзгәләндем, теге яктан тегеләй итеп өзгәләндем инде.

Мәскәүдә, табиблар белән ничек тә булса аралашыр өчен, кызым белән телефоннан сөйләшеп торып, сүзләрне татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә иттем. Шулай итеп тә тилмердем әле. Белмим бит русча! Рус телен дә белмим, табиблар телен дә белмим.

Мәскәүгә без улыма җелек күчереп утыртырга бардык. Беренче тапкыр күчергәндә җелекне Айгөл кызымнан алдылар. Кызым шуннан соң өч көн тора алмыйча ятты. Шул вакытта “бер баламны тазартам дип, икенчесен бетерәм бит”, дип, елаганнарны күрсәгез. Балалар донор булырга үзләре дә бик теләделәр. “Энемә мин булышам! Мин донор! Мин донор!” — дип тордылар.

Җелекне беренче тапкыр күчергәннән соң Саматның яман шеш күзәнәкләре бетте. Әмма үзенең зыян күргән күзәнәкләре барыбер дә калган иде әле. Шуңа күрә җелекне тагын бер тапкыр күчереп утыртырга туры килде. Бу очракта безгә донорлык ярдәмен Германиядән бер гаилә күрсәтте. Алар заманында балаларын нәкъ менә шушы куркыныч авырудан югалтканнар икән. Аларның балалары өч хәрефле яман авырудан үлеп киткән, шуңа күрә алар безнең донорларыбыз булып чыктылар.

Мәскәүдә без бер ел да алты ай тордык. Бер тапкыр да кайтмадык инде өйгә… Дәнис улыбыз беренче класска керергә тиеш иде, ул да керә алмыйча калды… Барысына да акча җиткерергә дә кирәк бит әле. Җитмәсә, мин дә өйдә түгел идем. Алар шул үзләренекен үзләре белеп яшәделәр инде.

“Саматны сыпырган саен тиресе коела”

Саматка югары дозалы химияләр кертеп, ике тапкыр җелек күчереп утыртканнан соң хәле бик каты начарайган: чәчләре, кашлары, тырнаклары һәм тешләре коелып беткән, тиресе күмер кебек кап-карага әйләнгән. “Саматны сыпырасың икән, тиресе коела… Иң югары дозалар белән кандагы начар әйберләрне үтерәбез дип Саматны үтерә яздылар”, — ди сабый малайның әнисе.

— Беренче тапкыр җелекне күчергәннән соң Саматның хәлләре бик тә начар иде. Кабарган, шешкән органнары шиңмәде, балам сулый алмады. Күкрәкләре пычак белән җәрәхәтләгән сыман иде… Шуннан соң түзмәдем, табиб янына кердем дә, “безнең диагноз белән тазарган бала бармы соң әле?” дип сорадым. Өч тапкыр сорадым, бүлмәдәге бер кеше дә дәшмәде. Дүртенче тапкыр сорагач кына, “кызганыч, әлегә бу диагноз белән авырган балаларның дәваланганнары юк”, диделәр. Алар миңа күрәләтә балам үлә диделәр! Баланы үтерәсе килми бит инде. Шул вакытта тезләндем дә, “без беренче булачакбыз, без тазарачакбыз, зинһар булышыгыз гына”, дип еладым.

Шул вакытта төннәрен йоклый алмадым инде мин. Яңа җелек утыртканда 10 баланың өчесе генә исән чыга иде бит. Табиб чыккан саен ут йота торган идек инде. 10 баланың өчесе генә яши, җидесе – үлә…

Гаилә хәзер айга ике тапкыр түләүле анализ бирә. Бер биргәндә анализлар бәясе 6 меңгә төшсә, икенче биргәндә 4 мең була. Беренче тапкыр биргәндә Саматның эчке органнарын да карыйлар, шуңа күрә процедура ике меңгә кыйммәтрәккә төшә. Самат әле өч ай элек кенә аена 250 мең сумга төшә торган дару эчүдән туктаган. Сабый 11 ай буена Джакави дигән 2 млн 750 мең сумлык дару эчкән. Самат әле бүгенге көндә дә төрле дарулар эчә, шуңа өстәп, табиблар аңа көнгә биш тапкыр PediaSure Малоежка дигән балалар азыгы да эчәргә кушалар. Ул Хәбибрахмановлар гаиләсенә көненә 600 сумга төшә. Алар башка төрле, арзанрак катнашма бирә башлаганнар, әмма ул балага килешмәгән, Саматның тик торганда хәле китә башлаган. Шул вакытта, хастаханәгә анализлар бирергә баргач, табиб хатын Гөлгенәгә бик каты кычкырган. “Без тырышып Саматны дәвалыйбыз! Сезнең безнең хезмәтне әрәм итәсегез киләме? Балагыз яшәгәнен телисез икән, көнгә биш тапкыр 10 яшькә кадәр нәкъ менә шушы катнашманы ашатыгыз!” дип кычкырган. Ашаталар инде… Кая барасың? Балаңның үлгәнен карап утырып буламы соң?

Хәбибрахмановларга бүгенге көндә искитмәле зур сумма акча кирәк. Алар көненә бары тик 300 сум гына тоталар, чөнки аннан да күбрәк акча тотарга аларның, дөресен әйткәндә, мөмкинлекләре юк. Джакави дигән кыйммәтле даруны эчкән вакытта Айдар һәм Гөлгенәнең чыгымнарының яртысыннан күбрәк өлешен “Тормыш бүләк ит” хәйрия фонды каплаган. Шул вакытта “Фондның оештыручылары татар кызлары, шуңа күрә сезгә ярдәм итәләр”, дип әйтүче кешеләр дә табылган икән бит.

9 кешегә ашарга – 300 сум

Айдарның хезмәттәшләре дә гаиләгә булышканнар, балалар укыган Шушмабаш мәктбендә дә битараф калмаганнар, балалар бүгенге көндә бушлай ашыйлар. Авылда да, күрше якларда да Хәбибрахмановларга ярдәм кулы сузучы кешеләр юк түгел. Аларның әҗәтләре дә бик зур, 300 меңгә якын: 132 мең – Арча пенсия фондына, 150 мең – ярдәм иткән кешеләргә. Шушы суммаларның барысын да тиз арада биреп бетерергә кирәк. Гаилә бүгенге көндә Айдарның хезмәт хакына һәм сабыйның инвалидлык акчасына көн күрә. Даруларны алганнан соң, анализлар тапшырганнан соң, ике ишекле кечкенә генә 9 кешене сыйдырган машинага бензин салганнан соң, 9 кешегә ашауга шул 300 сум акча каладыр да инде… Аяныч һәм гаделсез язмыш.

Айдар һәм Гөлгенә Хәбибрахмановларның балалары бик сәләтле, игътибарыгызга иҗат сөючән кызлары Айгөлнең энеләре Саматка багышлап язган шигыре.

“Энем авырый…”

Өебезнең яме булып торган
Яше дә тулмаган, энем авырый.
Күзгә күренмәгән бу авыруның
Исеме дә явыз… явыз – лейкоз.

Һәр ай саен, даваланыр өчен,
Әни белән больницада ята.
Күпме дару, күпме укол ала
Кайткан саен начарланып кайта.

Мин түзмәдем әти-әниемә,
Туп-турыдан ярып сорау бирдем,
Һәм аларның күзләрендә чиксез
Чиксез сагыш барын күрдем.

-Әни, әни, димен,
Нигә Самат үскән саен кечерәя бара?
-Әни, әни, димен, нигә аның
Нечкә беләгендә бик күп яра?

-Әни, әни, димен, нигә соң ул
Шундый моңсу, хәтта елмаймый да?
-Әни, әни, димен, аның йөзе
Ап-ак дәфтәр кебек, нигә?

Ә чәчләре, кап-кара чәчләре
Нигә диеп аның коелып бетте?
Әтием түзмәде, күзен каплап,
Миңа сиздермичә чыгып китте.

Ә әнием мине нык кочаклап,
Бик озак елады, тын алмады.
Һәм шул вакыт мин аларга авыр
Сорау биргәнемне аңладым.

“Рәхмәт, кызым, энең өчен шулай
Җаның, тәнең биреп борчылганга,
Беләсеңме, кызым, бу авыру
Еллар дәвамында дәвалана.

Тик чыдасын бала… Көчләр бирик,
Барыбыз да ярдәм итик аңа!”

Без бит җиде бала. Барыбыз бергә
Иң зур көчне – ихтыяр көчен биреп –
Бу дөньяның матур яклары да
Бар икәнен әле күрсәтербез.

Күрсәтербез аңа нәни кошның
Ничек матур итеп сайраганын,
Күрсәтербез аңа бөдрә талның
Каен кызын җилдән саклаганын,

Күрсәтербез аңа таң атуын,
Алсуланып кояшның батуын,
Күрсәтербез аңа аяз күктә
Ничек итеп йолдыз атылуын;

Күрсәтербез яшел болыннарда
Аллы-гөлле чәчәкләр атуын,
Күрсәтербез көзен яңгырдан соң
Гөмбә малайларының калкуын,

Күрсәтербез, күрсәтербез әле…
Тик ул булсын исән!!!

И Ходаем, уйламаган җирдән
Ярдәм кулларыңны сузсаң иде,
Иң кадерле әти-әниемә
Сабырлык һәм түземлек бирсәң иде.

Энем, Саматымның авыруына
Шифаларың бирсәң иде, Ходам!
Җаным-тәнем белән мин, Ходаем,
Сиңа ышанам һәм ялварам…

Энем авырый…
Өебезнең яме булып торган
Яше дә тулмаган
Энем авырый…

Кадерле укучыларыбыз, ярдәм итү өчен реквизит:
СБЕРБАНК: 5469 6200 1408 5623 (Тамчы Хәбибрахманова)

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Александр Эшкинин

intertat.tatar

Бәйле