Рөстәм Миңнеханов салым түләмәүчеләрне куркытмаска куша. Нишләргә җыеналар?

-- Лэйсирэ

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов салым түләүдән тайпылучы гражданнарга штраф салу белән килешмәвен әйтте. “Кешеләрне куркытырга кирәкми”, — диде ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

Президент сүзләренчә, үз эше белән шөгыльләнүчеләрне штраф белән куркытканчы, закон кысаларында салым түләп эшләү хәерлерәк икәнлеген аңлату зарур. Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллинга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты.

“Кешеләрнең ышануы кирәк. Алайса аларны штрафлар белән куркыта башлаганнар. Алай янаулар кирәкми дип уйлыйм. Закон әле эшли дә башламаган, ә кешеләрне инде куркыталар”, — ди Рөстәм Миңнеханов.

Үзмәшгуль кешеләр өчен салым экспериментын 2019 елда башларга җыеналар. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга һәм Татарстан сынау төбәкләре итеп билгеләнгән.

Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

Бәйле