“Йөрүзән” — Рузалия әби турында: «Алты класс белеме белән дә татарны бөтен дөньяга таныта алды»

-- Лэйсирэ

Үз авылыңнан чыкмыйча, 75 яшьтә дә “йолдыз” булып була икән. Биектау районы Зур Битаман авылында яшәүче Рузалия апа Гарифуллина кайчандыр әнә шулай дигән иде. Ак күңелле әбекәй 83 яшендә арабыздан китеп барган икән. Бу хакта продюсер Җәүдәт Гыйльманов хәбәр итте.

Рузалия апаның даны бөтен Россиягә таралган. Иренмичә интернетта аның исемен җыеп карагыз әле: шундук диджей Раббах белән уртак җимешләре килеп чыга. “Йөрүзән” клибының ничек тиз арада таралуының сә­бә­бен шунда үзегез дә аңларсыз.

Рузалия апа, дөнья челтәр­ләре дигәннең нәрсә икәнен дә белмим, барысы да бер мәҗлестә “Йөрүзән”не җырлаганнан соң башланды, дип сөйләгән иде. Менә шушы мәҗлестә туганнан туган энесе Җәүдәт Гыйльмановка “эләгә” дә инде. Кемдер аңа, продюсер булып йөрисең, үз апаңны яздырмагансың, дип әйтеп куя. Җәүдәт абый, чыннан да, бу – минем кимчелек, дип ризалаша һәм тиз арада әбине тавыш яздыру студиясенә алып килеп, берничә җырын яздырып ала. Бер караганда, Рузалия апа карьерасына шушы урында нокта да куелырга мөмкин иде. Азмыни бездә халык җырларын башкаручы һәвәскәрләр? Ләкин аның чыгышына Раббах бөтен­ләй икенче төсмер сала.

“Йөрүзән” клибы барлыкка килгәч, Рузалия апаны кая гына чакырмыйлар. “Пусть говорят” тапшыруы да кызыксына, башкасы да. Мактау белән бергә, тәнкыйтьне дә күп ишетергә туры килә аңа. Дөрес җырламый, профессионал түгел диләр, шул ук вакытта аны кабатлаучылар да табыла. Боларга әбинең исе китми. Туганы Җәүдәткә исә гайбәт “тия”. Шуңа күрә ул, әбине баянга кушылып җырлатып, бернинди эшкәртүләрсез альбом әзерләп чыгара. Шуннан тәнкыйтьләү­челәр койрыгын кысарга мәҗбүр була.

Ак күңелле әбинең: “Алты класс белем белән калдым, һәр көнне биш чакрым араны үтеп эшкә йөргәндә юл аруларын басар өчен җырлый идем, җырла­мыйча хәзер бер эш тә бармый”, – дип сөйләгәне әле дә истә. Шул алты класс белеме белән дә татарны бөтен дөньяга таныта алды ул. Кылган гамәлләре үзенә савап булып барсын, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын иде.

Гөлинә Гыймадова

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Бәйле