“Тик торганнан чыккан утта өч малай янып үлде. Табышмак булып калды бу хәл” — Акчарлак

-- Лэйсирэ

…1978 ел. Эссе җәйдә авылда ут чыкты. Авылның хуҗалык көтүчесе Кәти абыйның өе яна. Безнең бала вакыт. Олыларның бөтенесе кырда печән җыя. Мәрхүм Кәти абый кечкенә генә гәүдәле, бер кулы гарип булса да, бик яхшы кеше иде. Алдагы елда гына бик яхшы йорт салып чыктылар.

Ул көтүче булып торганда, бер кешенең дә мал-туары зыян күрмәде. Үзенекен караган кебек карады. Хайваннар тук кайтсын дип, яхшырак җирдән ашатырга тырыша, кайсы сыерның кемнеке икәнен белеп тора, “Бүген сыерыңны үгез яратты, числасын язып куй”, – дия торган иде.

Кәти абзыйның (чын исемен хәтерләмим, авыл халкы өчен Кәти булды, сугыштан кайткач, “Кәти исемле марҗага өйләнәм” дип сөйләнеп йөргән бугай, Катя булгандыр инде ул) гаиләсе дә бик матур иде: өч малай, ике кыз, хатыны Галия апа бик уңган, хәтәр матур хатын иде. Шушы бик тырыш, тату гаиләгә күз тиде ахры. Тик торганнан чыккан утта өч малай янып үлде. Каян чыккан ул ут? Җәй көне мичкә ягылмый. Әллә өч бала янына берәрсе кереп шырпы белән уйнаганмы? Алай дисәң, теге өч бала йоклаган җирдән уянмаганнар да бит.

Табышмак булып калды бу хәл. Бөтен авыл халкы кычкыра-кычкыра елады. Колхоз тиз арада йорт салып биреп, тораклы итте аларны. Тик, ни Кәти абый, ни Галия апа сөенмәделәр.

Алар өчен тормыш тукталган иде. Кәти абый минем әтигә: “Минем йөрәк балалар белән бергә теге көнне утта янып бетте. Бүген үк үземә кул салыр идем. Ике кызыма карыйм да: “Аларның ни гаебе бар?” – дип уйлыйм. Шулар өчен генә яшим”, – дигән. Үлгәнче “теге көнне”, “теге көн­нән соң” дип сөйләште. Галия апа да әнигә: “Авышып киткәли баш­ладым, тизрәк үлсәм ярар иде”, – дип елаган. Күп сорый торгач, ки­теп барды ул, балаларыннан соң озак яши алмады.

Ике кызын Кәти абый үзе генә үстерде, башкача өйләнмәде. “Янган йөрәк белән хатын-кызны газаплап яшисем килми”, – дигән. Көчле кеше булган икән дим, стаканга үрелмәде, хәмер колы булмады.

Зарланган кешене күрсәм, Кәти абыйны сөйләп күрсәтәм. Бала­ларың исән-имин, үзең сау-сәламәт булсаң, зарланырга кирәкми. Яшә дә яшә шыпырт кына, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп.

Гадинур Кәримуллин.
Башкортстан, Чакмагыш.

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле