Шәфәгать Салихов туган ягында җирләнде

-- Лэйсирэ

Танылган баянчы Шәфәгать Салихов бүген туган ягы – Азнакай районы Таштуган авылында җирләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчы Ринас Әхмәтов хәбәр иткән.

“Мамадыштагы моргтан Чаллыга “Тәүбә” мәчетенә алып кайттылар. Чаллы халкы белән озаттык. Азнакай районы Татшуганга алып кайтып җирлибез”, — дип сөйләде ул.

“Тәүбә” мәчетендә мәрхүмне юганнар һәм шунда ук аның рухына җеназа укылган.

Ринас Әхмәтов ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзенә таянып сөйләгәнчә, кичә 19 сәгать 15 минутлар тирәсендә Казаннан кайтып барганда, Шәфәгать Салихов агач төягән йөк машинасы артына килеп керә. “Тормоз юлы 15 метрлап булган дип әйтәләр”, — ди җырчы.

“Сәхнәдә дә, гаиләдә дә кешелекле, көләч йөзле кеше иде. Гаилә, балалар дип тырышты. Ул Казанда бер мәҗлестән Чаллыга тагын бер банкетка кайтып җитәсе булган”, — ди Ринас Әхмәтов.

Шәфәгать Салихов – җырчы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы. 2018 елның 13 августында 60 яшьлек юбилеен үткәргән булган.

Шушы минутларда Ришат Төхвәтуллин үзенең Инстаграмында шушы көннәрдә — 3 октябрьдә Чаллыда төшерелгән Шәфәгать Салихов истәлегенә видеоязма урнаштырды. Бу видео астында мәрхүм баянчының төпчек кызы Миләүшә дә «Әтием» дип йөрәгендә күз яше тулы комментарий калдырган. Тамашачылар аңа сабырлык теләп: «Балакаем сабырлык телим… Бик талантлы иде әтиең, урыны оҗмахта булсын» дип язалар.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Видео язма @shafagat_salikhov белән 3 октябрь 2018 Яр -Чаллы

Публикация от Ришат Тухватуллин (@rishat_thv)

Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

Фото: архив

Бәйле