Лилия Хәйруллина үзендәге үзгәрешне, Нурминский белән нәрсә бәйләвен яшермәскә булды [интервью-видео]

2 ноябрь көнне Казанның «Эрмитаж» концерт-холлында Лилия Хәйруллина «Мин Үзгәрдем SHOW« концерты оештырып башкаларның борынына чиртмәкче була. Чөнки әлегә кадәр бер генә җырчының да мондый форматта сольный концерт куйганы юк иде. Концертның беренче махсус кунагы Альберт Нурминский. Ул Салават, Элвин Грей һәм Илназ Гариповтан кала башка татар җырчыларын белми. Алар минем өчен үрнәк түгел, ди ул. Икенче кунак — Гүзәлия белән эшләүче Хәким…

Лилия, синдә нәрсә үзгәрде?

Дөньяга карашым, иҗатыма карата фикерем һәм сәхнәдәге образым үзгәрде.

— Тамашачыны нинди шоу белән шаккаттырмакчы буласың?

—  Әле моңарчы татар эстрадасында булмаган үзенчәлекле концерт белән. Элек мин башка җырчылар кебек күп халыкчан стильдә иҗат итә идем. Шушы бер төрлелек туйдырды һәм үзгәрергә булдым. Концертта яңгыраячак җырлар, минем киемнәрем, сәхнәдә куелачак биюләр барысы да үзгә хәзер. Сәхнә куелышына аерым игътибар бирдек.

— Нурминский белән дуэт башкарасызмы?

Әйе, яңа җыр. Тиздән әзер булачак, көтәбез.

— Ничек таныштыгыз?

— Аның иҗаты кызыклы тоелды. Егетнең үз юлы, үз стиле, фикере бар. Дуэт җырлап карыйк әле, дип яздым.

— Альберт, Лилия сиңа язганчы аны белә идеңме?

— Юк. Мин татар эстрадасы белән танышып кына киләм әле. Җырчыларны аз беләм.

— Кемнәрне беләсең?

— Салават абыйны, Элвин Грейны, Илназ Гариповны…

Татар сәнгате белән кызыксынмавыңны әйттең. Җырчыларны да, җырларны да белмим, дидең. Сиңа яшәргә дә, иҗат итәргә дә җиңел, миңа калса, чөнки сиңа барыбер. Әгәр син элеккеге җырчыларны белсәң синдә комплекс барлыкка килер иде, шулаймы?

— Әйе, шулай. Мин татар җырларын белмим, тыңламыйм, алар минем өчен үрнәк түгел. Миңа ул җырчыларны белү кирәк тә түгел иде. Аларның үз юлы, минем үземнеке. Үземә ничек ошый шулай иҗат итәм. Миңа лайк куегыз әле, репост ясагыз әле, дип дусларга ялынып утырмыйм. Кемгә ошый шул тыңлый минем җырларны.

— Милли азатлык турында җырлар булачакмы?

— Минем уйлавымча, хәзерге яшьләргә әлеге тема бөтенләй кызык түгел. Чөнки тормышлар яхшы, тамак тук, рәхәт заманда яшибез. Хәзер яшьләргә нәрсә кирәк? Клубларда ял итү, кызлар, егетләр, яхшы машина, яхшы кием. Аларга татарның милләте кирәк түгел. Мин ул җырны язсам да, «Шәп, шәп җырлыйсың, тавышың матур» — дип кенә әйтәчәкләр. Бетте. Җырның темасы, мәгънәсе алар өчен мөһим түгел.

— Татарда мондый юнәлешләр озак яшәми, кызганыч. Синең дә иҗатың кайчан да булса сүнәчәк, аңлыйсың бит?

— Әйе, килешәм.

— Банкетларга йөрисеңме?

— Булгалый.

Сине туйларда чыгыш ясарга еш чакыралармы?

— Әйе, хәзер яшьләр күп өйләнешә. Россиянең башка төбәкләренә дә чакыралар. Тик миңа туйларда җырлап йөрүне тыялар. Берничә җыр җырлар өчен генә үземнең дә барасы килми.

— Элвин Грейныкы шикелле яшерен продюсерың бар мәллә?

— Әйе, бар.

— Гүзәл Уразова белән Элвин конфликтына ни диярсең? Кем яклы син?

— Миңа барыбер. Нәрсә бүлүләрен дә белмим. Азагы яхыш бетсен. Бу безгә автор-башкаручы буларак сабак булды.

— Лилия, әлеге концертны оештыру күпмегә төшә? Чыгымнарны кем күтәрә?

 Әйтә алмыйм, санап утырган юк. Барлык чыгымнарны да үзем күтәрәм.

— Ничек уйлыйсың, бу концерттан акча эшли алачаксыңмы?

— Белмим, чыгымнарны каплый алсам иде әле.

«Мин Үзгәрдем SHOW« белән гастрольләргә дә чыгачаксызмы?

— Әлегә әйтә алмыйм. Халык монысын ничек кабул итә бит әле…

 Юлия Насыйбуллина //Tatar-today.ru//

 

 

Бәйле