Хәния Фәрхи турында: «Мин аны көннәр буе, атналар буе, айлар буе көтә идем…»

-- Лэйсирэ

Хәния Фәрхинең вафатына елдан артык вакыт узды. Әмма гаиләсе дә, тамашачылары да аны һаман сагынып искә ала, җырларын тыңлап, хатирәләрен барлап, аның истәлеген саклаучы мизгелләрдән торган фото һәм видеоларын карап юана.

«Онытылыр димә» китабының соңгы битендә — җырчының ире Габделхәй Биктаһировның түбәндәге сүзләре язылган:

— Әле дә Хәниямнең тавышын ишетмәс өчен телевизор, радио куймыйм. Аның мәңгелеккә китүенә йөрәк ышанмый. Бары тик бер генә тапкыр төшемә керде: «Авыр, су баса», — диде. Борчылып иртән зиратка киттем. Чыннан да, көчле яңгыр яву сәбәпле, каберенең бер чите ишелгән иде. Тиз арада рәтләп куйдык.

Ул искиткеч кеше иде. Гел вакыт җитмәде — гастрольләр, юлда, гел каядыр ашыктык. Артист язмышы шундый инде. Барсына да ничек өлгерде икән дип гаҗәпләнәм! Сәхнәдә дә балкыды, кайгыртучан әни дә булды… Ул миңа хәзер бик нык җитми. Бүлмәгә килеп керер дә, үзе генә ясый белгән чәйне эчәргә чакырыр кебек. Йортыбыз ятим калды, йөрәгемдә дә бушлык. Гомерем буе сине сагынырмын… Сагынырмын, сүз бирәм! Бу хисләрне әйтеп булмый сүз белән…

Хәния Фәрхинең олы кызы Алия дә әнисе турында: «Мин аны көннәр буе, атналар буе, айлар буе көтә идем…»  дип искә ала.

Чыганак: Казан утлары

Видео: Татар-информ

Фото: архив

Бәйле