Элвин Грей зур вакыйга уңаеннан журналистларны җыя [видео]

-- Лэйсирэ

Бер ай элек Төмәндәге концерты вакытында колакларына “акустик травма” булып хастаханәгә эләккән, Мәскәү һәм хәтта Германиядә дәваланган Элвин Грей Инстаграм аша үзенең сәхнәгә кайтуын һәм зур пресс-конференция үткәрүен белдерде. 

Исегезгә төшерәбез, табиблар Радикка «көчле тавыштан эчке колак җәрәхәтләнүе» дигән диагноз куйган иде. Аның бик күп концертлары билгесез вакытка кичектерелде. Күпләр, Элвин Грейга ышанмыйча, моны чираттагы пи-ар адым дип тә атады. Ничек кенә булмасын, Радик Юльякшинның иҗат эшчәнлеген яңартып җибәрүе хак.

Урнаштырган видео аша җырчының иҗатын сагынуын чамаларга була. Артист сәламәтлеге начар вакытта һәрвакыт үзен рухландырып торган тамашачыларына рәхмәт сүзләрен белдерә.

Элвин Грей тамашачыларын 1нче декабрьдә Казанның «Татнефть Арена» һәм 8нче декабрьдә «Уфа Арена» мәйданында узачак зур концертларына чакыра.  Шул ук вакытта «Elvin Grey» лейблының презентациясе һәм анда керүче артистлар белән таныштыру да булачак.

Аңарчы Радик журналистларны җыеп, зур интервью бирмәкче. Пресс-конференция 2 ноябрь көнне Казанның Декабристлар урамы 2 йорт адресы буенча урнашкан Татмедиа бинасында, 1 каттагы конференц-залда 14:00 сәгатьтә узачак дип планлаштырыла. Аккредитацияне +7 (909) 095-42-63 телефон номеры аша алырга мөмкин.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Всем привет! Очень давно не было официальных встреч со СМИ, не давали интервью… Время настало! Большая пресс-конференция! 2 ноября, г. Казань, ул. Декабристов 2, здание Татмедиа, 1 этаж, конференц-зал, начало в 14.00. На встрече мы расскажем от первого лица — почему мы запускаем музыкальный лейбл, что у нас происходит, наши планы на будущее, ответим на все вопросы. Будут все. Как попасть на мероприятие? Если ты блогер, представитель СМИ необходимо пройти аккредитацию, для этого необходимо позвонить по номеру +7 (909) 095-42-63, либо написать в директ @valentina_putsan #ЭлвинГрей #РадикЮльякшин #ElvinGrey

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Фото: инстаграм

Бәйле