Пай җирләре өчен иң күп акчаны кайсы районда түлиләр?

-- Лэйсирэ

2017 елда арендага алган пай җирләре өчен, милекчеләргә иң күп һәм аз күләмдә исәп-хисап ясаган районнар һәм хуҗалыклар билгеле. Бу хакта хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин әйткән.

2017 елда пай җире өчен аренда түләвенең минималь суммасы 710 сум иде.
“Былтыр Кукмара районы бер гектар җиргә уртача 1061 сумнан түләде. Баулы районы исә уртача – 880, Чистай районы — 865, Яңа Чишмә – 791, Тукай районы — 779 сумнан исәп-хисап ясады. Әлеге районнар пай җирләренә аренда түләве буенча лидерлыкны саклый”, — диде бүлек башлыгы.

Дружин сүзләренчә, лидерлар белән беррәттән, аутсайдер районнар да бар.

“Иң артта калган район – Югары Ослан. “Заря” җәмгыяте бер гектар җир өчен 195 сумнан түләгән. “Ак барс – Питрәч”, “Кызыл Шәрыкъ” җәмгыятьләре дә күрсәтелгән минималь сумманы түли алмады. Аларга капма-каршы итеп, Лаеш районының “Хәерби”, Тукай районының “Сәйдәш”, “Ирек” хуҗалыкларын китерергә була», — диде Александр Дружин.

“Ютазы һәм Әгерҗе районнары да соңгы елларда түләүне арттырды. Узган ел биредә бер гектар пай җире өчен 1500 сумнан түләнгән. “ТрансАгро” ( 1000), “Камский бекон” (993 сум) “ Кулон Агро” җәмгыятьләре дә үрнәк”, — диде Александр Дружин.

Татар-информ”, Чулпан Шакирова

Фото: https://pixabay.com

Бәйле