Әгерҗедә КАМАЗ астында изелеп үлгән гаиләнең котылырга шансы булмый [фото-видео]

-- Лэйсирэ

28 октябрь кичке якта Әгерҗенең Красный Бор юлында коточкыч юл һәлакәте булуын хәбәр иткән идек. Кичкетаң авылы янында ВАЗ-2114 бензовоз белән бәрелешә. Җиңел машинадагы Удмуртиянең Пирогово авылында яшәгән гаилә — биш кеше, шул исәптән өч бала урында ук һәлак була.

Беренче фаразлар буенча, Алнаш районыннан кунактан кайтып килүчеләр юеш кар яуган көйсез юлда ВАЗлары белән, каршы як полосага чыгып, бензовоз КАМАЗ астына килеп керә. Тикшерүчеләр фаҗига нечкәлекләрен ачыклауны дәвам итә. Җинаять эше ачылуы да билгеле.

«Вести КАМАЗа» язуынча, кышкы шиналары, машина йөртүдә ике ел стажы булуга карамастан, 32 яшьлек гаилә башлыгы, аның 30 яшьлек хатыны, 10 яшьлек олы кызлары һәм 2 яшьлек игезәкләренең исән калырга шанслары булмый — барысы да бер мизгелдә җан бирә.

Бензовоз йөртүчене төрле тән җәрәхәтләре белән хастанәгә озаталар.

Фото и видео: ГУ МЧС РТ

Бәйле