«Әнисе прививка ясатуга каршы чыкканда, баласының шулай авырып китәсен күз алдына да китерми»

-- Лэйсирэ

Бу көннәрдә Чаллыда кызамык белән тагын берничә кешенең авырып китүе мәгълүм булды. Йогышлы чир якын арада кабат үзен сиздерергә мөмкин. Аннан бердәнбер саклану чарасы – прививка ясату. Белгечләр бу хакта һәр­даим кисәтсә дә, бик күпләр моңа кадәр ул сүз­ләрне колагына да элмәде.

Сәла­мәтлек саклау министрлы­гының штаттан тыш эпидемиологы Наталья Ивойлова әйтүенчә, кайбер ата-аналар прививканы үзенә ясаткан очракта да, баласына ясатмау яклы. Ни өчен дип сорагач, сәбәбен аңлатып бирә алмыйлар. Моңа кадәр грипп­ка каршы вакциналар бе­лән дә шундый ук хәлләр килеп чыкты, әти-әниләр бел­­гечләрнең аңлатуын чын­га алмады.

Сабыйлар өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында нин­­д­и генә чир корбанына әйләнми. Татарстанда яшь әни туберкулез белән авырып китә һәм чирне бер яшь тә сигез айлык нарасыена да йоктыра. Бу хакта журналистларга “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында бул­ган матбугат конферен­циясендә сәла­мәт­лек саклау министры урынбасары Сергей Осипов җиткерде. Үп­кәсенә зыян килгәнгә, авырлык белән генә тын алган баланы хастаханәгә салалар. Әнисе прививка ясатуга каршы чыкканда, баласының шулай авырып китәсен күз алдына да китермәгән, күрә­сең. Өйдә саклык чараларын күрергә тырышсаң да, чирне көтмәгән җирдә эләктереп кайтырга мөм­кинсең. Әйтик, сәүдә үзәк­ләрендә, транспортта, башка җәмәгать урын­нарында йөргәндә… “Әйләнә-тирәң­дә барысы да сәламәт булу синең беркайчан да авыр­маячагың турында сөйләми әле”, – ди Сергей Альбертович.

Белгечләр кисәк килеп чыккан йогышлы авырулардан соң, вакциналарны планнан тыш ясарга мәҗ­бүр була. Авырулар белән бәйләнеше булган 69 балага, 34 медицина хез­мәт­кәренә туберкулезга каршы шундый чара күрелгән.

Бу көннәрдә Чаллы поликлиникаларында кызамыкка каршы вакцина ясатучылар күбәйгән. Ул җә­һәттән, белгечләр Балтач районын да мисалга китерде. Анда дистәгә якын кешедә сары авыруы (А гепатиты) табылгач, чир тиз арада башкаларга да таралмасын өчен, ашыгыч рә­вештә 395 кешегә вакцина ясыйлар. Шуларның 248е – балалар. Сергей Осипов әйтүенчә, плансыз рәвештә үткәрелгән чаралар республика казнасына зыян ки­терә, ул акчаны башка максатларда тота алыр идек. Плансыз рәвештә вакцина ясау чаралары өчен ярты миллион сумнан артык акча киткән. Ә йогышлы чир­ләрнең өзле­гүләр барлыкка китерүен дә исәпкә алсаң, кеше өчен ул ки­ләчәктә бик кыйммәткә чыгачак.

Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан

Фото: https://pixabay.com

Бәйле