Наркоман хатынның ачка тилмергән, куып чыгарылган баласы теләсә кемдә кунып йөрергә мәҗбүр

-- Лэйсирэ

Уфаның Совет районы прокуратурасы 42 яшьлек уфалы ханымга карата “балалар тәрбияләүдәге бурычларын тиешенчә үтәмәгәне”, “притон оештыру”, “наркотик матдәләрне законсыз саклау” маддәләре буенча җинаять эшен төгәлләде.

Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гаепләнүче хатын фатирында наркопритон оештырган, анда килүче һәркем тыелган матдәләр белән түләп кергән. Гаепләнүче үз чиратында аларны шприц һәм наркотиклар куллану өчен башка предметлар бәлән тәэмин иткән. Хокук сакчылары хатыннан 2 тапкыр тыелган матдәләр тартып алган.

Боларга өстәп, наркоман хатын 12 яшьлек кызын да карамаган. Аның сәламәтлеге һәм туклануы хакында кайгыртмаган, берничә көн рәттән азык-төлек сатып алмаган. Исерек килеш аны куып чыгарган. Кыз бала туганнарында кунып йөрергә мәҗбүр була.

“Гаепләнүче гаебен таныды. Аның кызы бүгенге көндә балалар һәм үсмерләр өчен шәһәр социаль приютында. Прокуратура җинаять эшен судка тапшырды”, — диләр ведомствода.

Өмет

Фото: https://pixabay.com

Бәйле