Күршеләрдә җәнҗал: өч абруйлы җитәкче ОМОН генералы кызын төркем белән көчләүдә шикләнелә

-- Лэйсирэ

Башкортстанда зур шау-шу купты. Өч абруйлы җитәкче 23 яшьлек хезмәттәшен төркем белән көчләүдә шикләнелә. Бу хәл 30 октябрьгә каршы төндә Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге бинасында була, дип хәбәр итә «Россия 24» телеканалы.

Беренче фаразлар буенча, ир-атлар башта бергә эчкәннәр, шуннан соң 23 яшьлек хезмәттәшен төркем белән көчләгәннәр. Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

Зыян күрүче туташның Уфада Росгвардиянең иң югары дәрәҗәле һәм абруйлы хезмәткәрләренең берсе булган ОМОН генералының кызы булуы билгеле. Быел Уфа районы бүлегендә сорау алучысы булып эшли башлаган.

Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәте комментарийларына караганда, хәзерге вакытта шикләнелүчеләрнең барысы да тоткарланган. Алар белән тикшерү эшләре алып барыла. Зыян күрүчегә карата суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Чыганак, фото: vesti.ru

Бәйле