Казанда серле җинаять: полиция фатирда булган кызны эзли

-- Лэйсирэ

Казанның Четаев урамындагы йорт фатирында кеше үтергәннәр. Фатир хуҗасының мәетен ишек төбендәге кан эзләрен күреп алган күршеләре таба. Урынга тиз арада полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килә, алар ир-атның бик күп кан югатудан үлүен билгели.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-атның ботына берничә тапкыр пычак белән кадаганнар. Ул аягын бәйләп, кан агуын мөстәкыйль рәвештә туктатырга тырышкан. Ләкин бу ярдәм итмәгән.

Полиция мәгълүматларына караганда, бу төнне хуҗа билгесез туташ белән үткәргән. Әмма сораштырылган күршеләр шикле нәрсә ишетмәүләре хакында сөйләгән.

Һөҗүм итүче кешенең фатир ишеген япмыйча чыгып китүе билгеле. Полиция серле җинаять кылынган әлеге фатирга кунакка килгән кызны эзли, дип хәбәр итә tatarstan24.

Фото: скриншот

Бәйле