Афиша / Татар җыры / Төп яңалык / Эксклюзив

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова Казанда 15 еллыкка 5 көн 5000 тамашачылык концертларын башлады [фоторепортаж]

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова Казанда 15 еллыкка 5 көн 5000 тамашачылык концертларын башлады [фоторепортаж]

Бу көннәрдә УНИКС концертлар залында Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның концертлары гөрләп уза. Зур шоу-программа 15 еллык иҗат дәверенә багышланып, «15 ел тугры тамашачыларыбыз хакына» девизы астында үтә. 15 нче юбилей сезонында иң кызыклы һәм иң яхшы хитлар бер концертта башкарылачак. Тамашачыларны шушы елларның хитларына әйләнгән “Тимәсен тик күзләрем”, “Син җитмисең җанга” кебек җырлар белән беррәттән өр-яңа премьералар да көтә.

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов – супер энергия һәм гадилек – менә шуның өчен халык бу дуэтны ярата да. Аларның концертлары һәрвакыт үзенчәлекле театральләштерелгән тамаша, режиссура, тамашачылар белән җанлы аралашу белән аерылып торды.

Быел Гүзәл һәм Илдар зур состав белән килә: барабанлы шоу, тере музыка, тере уен кораллары, тере башкару, театр балеты, көтелмәгән сюрпризлар, лотерея, чакырылган артистлар һәм башкалар!

Беренче ике концертны күрми калучыларның әле мөмкинлеге бар: программаның 5 ноябрьгә кадәр дәвам итүе каралган. Казанга УНИКСка килә алмаучыларны, Гүзәл Уразова үз шәһәрләренә килеп, концерт биреп сөендерәчәк. Декабрь аена гастрольләр графигы җырчының сайтында басылды:

1 декабрь – Яр Чаллы
2 декабрь – Азнакай
3 декабрь – Бөгелмә
4 декабрь – Сарман
5 декабрь – Җәлил
6 декабрь – Лениногорск
7 декабрь – Урыссу
9 декабрь – Алабуга
10 декабрь – Менделеевск
11 декабрь – Актаныш
12 декабрь – Мөслим
13 декабрь – Кама Аланы
14 декабрь – Яшел Үзән
16 декабрь – Базарлы Матак
17 декабрь – Чистай
18 декабрь – Нурлат
20 декабрь – Кама Тамагы
21 декабрь – Лаеш

Болары декабрьдә. Ә әлегә Татар-тудей тәкъдим иткән Гүзәл Уразова концертыннан фоторепортаж карый торыгыз:

Это слайд-шоу требует JavaScript.

Татар тудей порталы// Наил Зиятдинов фотолары
Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!