Лилия Сәләхетдинова: Үз куышыбыз хакында белештек. Әмма проблема килеп чыкты. Бу – бер җүләрлек, минемчә

-- Лэйсирэ

21нче октябрь көнне шагыйрә, күп җырлар авторы Лилия Сәләхетдинова кияүгә чыкты. «Безнең гәҗит» өчен Лилия якын кеше – үзе дә газетабызны яратып искә ала: «Тугыз яшемнән бирле шигырьләр яздым. 2005нче елларда «Безнең гәҗит» белән таныштым, шигырьләремне анда да җибәрә башладым. Илфат абый Фәйзрахманов аларны бастырып барды. Бу миңа стимул бирде, иҗат итүемә «Безнең гәҗит»нең ясаган йогынтысы да зур булды», – дип сөйли ул.

Ләкин бу юлы Лилия белән иҗат турында түгел, күптән түгел булган сөенечле вакыйгасы хакында сөйләшү өчен очраштык. Хәзер ул тормышының бөтенләй башка чорына аяк басты бит…

– Лилия, кияүгә чыгу турында хыяллана идеңме?

– Кияүгә чыгу – төп хыялым түгел иде. Төп хыялларым – намазга басу һәм эшкә урнашу булды. Мин аңлый идем – гомер буе әти-әни янында гына яши алмам, үземнең тормышымны үз кулларыма алырга, бераз мөстәкыйль булырга кирәк. Шөкер, бу хыяллар тормышка ашты. Моннан биш ел элек мин Казандагы «Ярдәм» мәчетенә килеп урнаштым. Намаз укырга, дин кануннарына өйрәндем. Акрынлап, биредәге дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасарына кадәр үстем. Соңыннан хаҗга барасым килә башлады. Узган ел анысы да кабул булды. Кәгъбәтулла ташы янына бардык. «Теләк телә Лилия, кабул булыр», – диделәр. Уйга калдым. Шушында кадәр килеп, Аллаһы Тәгаләдән сорарлык нинди хыялым бар соң минем? Миңа нәрсә кирәк? Туганнарым, әти-әнием янымда, дусларым, яраткан эшем дә бар… Шулай булса да, күңелдә йөрткән бер зур теләгем бар иде. Куркып кына шуны сорарга җөрьәт иттем. Аны сораганда күңелем тулып, еладым: «Аллаһым, бәлки зур әйбер сорыймын кебек тоелыр. Ләкин мин дә моңа лаектыр – үз парымны тапсам иде», – дидем.

– Теләгең тормышка ашканчы озак көтәргә туры килдеме соң?

– Мин моны көтеп йөрдем. Ләкин теләк теләгән вакытта, болай дигән идем: теләсә кем белән танышмаячакмын. Әгәр дә ир-егет үзе килеп беренче сүз башласа, үзе ниндидер беренче адымнар ясаса гына аралаша башлыйм, дидем. 5 ай буе шәхси тормышымда тынлык булды. 5 ай узгач, көннәрнең берендә мәчет ашханәсенә ашарга бардым. Утырам – янымнан бер егет үтеп китте: «Лилия – ди үзе – ашларың тәмле булсын!». Шаккаттым. Мәчеттә ир-атлар болай хатын-кызлар белән ачыктан-ачык сөйләшми бит. Бу ярамый торган гамәл. Аннан соң мин бу егетне белмим дә. Ул мине каян белә икән? «Рәхмәт», – кенә дидем дә, берничә минуттан инде бу хакта оныттым да. Бер сәгатьтән ашханәдән чыгып барам – ул да беренче катта басып тора. Сүз булмаганда сүз булсын дип: «Сез һаман китмәдегезмени әле?» – дип сорадым. «Юк, мин сезне көтәм», – диде. Соңыннан ачыкланды – егетнең исеме Ришат икәнлеге дә, аның биредә бер ай тирәсе волонтер булуы да, ул колаклары ишетмәүчеләр белән эшләгәндә минем аларга экскурсия үткәрүләрем дә… Бераз үзем дә хәтерләдем: экскурсия уздырган вакытта бу егет бертуктаусыз минем күзләремә карап торды, аннан оялган да идем әле. Әнә шулай итеп, аның белән танышып киттек.

– Сезнең мөнәсәбәтләр ничек җитди төс ала башлады соң?

– Башта ул миңа социаль челтәрдән мәхәббәт җырлары җибәрә башлады. «Нигә җибәрә икән инде бу моны миңа? Ярар инде, җибәргән икән – тыңлап карыйк», – дип фикер йөртә идем, аңа әллә ни җавап та язмадым. Берничә көн үтүгә смс килеп төште: «Әйдә күрешәбез?» – дигән. «Ник, эштә көн саен күрешәбез бит инде?» – дим. «Юк инде, эштән башка урында күрешик», – диде. Ризалаштым. Эш урыныбызга иң якын урнашкан Урицкий паркына бардык. Соңыннан концертларга йөри башладык. Эштәгеләр дә безнең еш кына бергә чыгып китүебезне сизә башлады. Хәтта «Лилия кияүгә чыга икән», – дип, сүз дә чыгарганнар иде әле. Ул вакытта андый ниятләребез юк иде, мондый сүзләр чыккан көннән башлап, җитди рәвештә никах укыту турында уйлана башладык.

– Беренче мәртәбә кулга-кул тотынышкан көнне хәтерлисеңме, ул вакытта нинди хисләр кичердең?

– Кулга-кул тотынышу никах көнне генә булды. Исламда бит никахсыз кагылулар ярамый. Аңа, әлбәттә, авыррак булды, чөнки ул әле Исламга килде генә, минем белән танышканда намаз да укый белми иде. Шуннан соң мин аңа шарт куйдым: «Намазга бассаң һәм җитди мөнәсәбәтләр корырга уйласаң гына аралашабыз, Ришат. Исәбең – уйнап йөрү генә икән –бүген үк кит. Хәзердән үк җибәрим сине. Соңыннан җибәрү авыррак булыр», – дидем. Ачыктан-ачык сөйләштек ул көнне. Барысын да уртага салып әйттем: «Мин, мәсәлән, өй буенча теге эшне, бу эшне эшли алмыйм», – дидем. Санадым һәммәсен. Кайберәүләр әнә шулай саный башлагач та, югала иде. Куркып калалар иде. Ә ул тыңлап утырды. Әңгәмәне шул җирдә өздем. «Уйла», – дидем. Икенче көнне күрешкәч тә беренче булып шул сорауны бирдем: «Яхшылап уйладыңмы Ришат?» – дим. «Уйлыйсы әйбер юк, барысы уйланган», – диде. Ә инде беренче мәртәбә кулга-кул тотынышкач, нәрсә хис итүемә килгәндә… Бәхет. Чөнки сөйгән кешеңнең җылылыгын тою – ул чынлап та, күп әйбер турында сөйли икән. Хәзрәт никахны укып бетергәндә: «Сез хәзер ир белән хатын», – дигәч, Ришат миңа кулын сузды. Мин кулымны бирдем һәм бөтен әйбер онытылды. Башка әйбер күренми башлады. Анда бездән башка тагын 110 кеше әллә бар иде, әллә юк. Чын бәхет булды ул. Ришатым да никах буе миңа гына карап утырды. Бик көттек соңгы айда бергә булуыбызны. Кара-каршы утырып чәй эчү, аралашу-сөйләшүләр үзе генә ни тора. Мәхәббәт бит ул түшәк кенә түгел, аның дәвамы да бар.

– Сез тугыз айдан соң гына бу җитди адымга барырга булгансыз. Аңа кадәр бер-берегезне сынадыгызмы?

– Мин бер әйбергә игътибар итәргә тырыштым: авырлыклар алдында югалып калмыймы? Минем белән аңа җиңел булмаячак, шуны аңлавын теләдем. Автобуска менгәндә булышырга: коляскамны күтәрергә-төшерергә кирәк, мин сораганда әйберләрне алып бирергә, алып куярга… Менә шуларны ничек кабул итә – шуны тикшердем. Әгәр кеше боларны «уфылдап» эшли икән – димәк алга таба бергә булудан мәгънә юк. Мин иремнән хезмәтче ясарга җыенмыйм, билгеле. Хәзер тормыш җиңел – кер, табак-савыт юа торган машиналарны сатып алырга да мөмкин. Ә киемнәрнең мин бөгәрләнми торганын алырга тырышам – Ришатыма өстәмә эш булмасын, дим.

Аннан соң ул күбрәк русча сөйләшә иде. Ә минем әти-әнием хәзер өлкән яшьтә, аларга русча аңлау авыррак. Татарчага өйрәнергә куштым. Ул минем өчен аны да эшләде. Өйрәнде.

– Син Ришатны кайсы яклары өчен үз иттең?

– Үҗәтлеге һәм тырышлыгы ошады, эшен ахырына кадәр җиткерә белә. Мәсәлән, ул гомерендә беренче мәртәбә быел ай буе ураза тотты. Исламга килгән генә кешегә бу бик авыр. Ләкин ул моны бер яктан Аллаһ ризалыгы өчен дип эшләсә, икенче яктан мине үзенә карату өчен башкарып чыкты. Аннан соң тормышымда ахыры күз яшьләре белән беткән мөнәсәбәтләр булды. Узган ел хаҗга китәр алдыннан гына, бер егет белән аралашкан идем. Ул миннән көлеп китте. Әнисе дә йогынты ясагандыр, ул куркып калды: «Нигә кирәк безгә мондый килен», – дигән. Болай бер авызым пешкәннән соң, саграк булачакмын, дип нәтиҗә ясаган идем. Шуңа күрә Ришатыма да алдан ук әйттем: «Бергә булу-булмавыбызны үзең хәл итә алсаң, әйткән сүзеңне тотсаң гына аралашырбыз. Үз башың белән хәл итә алмыйсың икән – саубуллашырбыз», – дидем. Әйе, аңа да әтисе, мәсәлән, киңәш биргән булган: «Хатыныңны тиешенчә тәрбияли алырсыңмы, яхшылап уйладыңмы?» – дигән. Ришат үз сүзеннән кире кайтмады. Хәзер әти-әнисе дә миңа «кызым» дип кенә торалар. Миңа нәкъ менә шундый – әйткән сүзендә тора торган кеше кирәк иде. Тагын бер ягы бар: ул мине «холыксызлана» башласам, вакытында туктата белә. Бер сүзе белән. Шулай ук аның белән мин үземне яклаучысы, саклаучысы бар кеше кебек тоям. Андый вакытлар еш булды – минем дә көчсез хатын-кыз буласым бик килә иде. Аллага шөкер, ул көннәр дә җитте. Җаныма рәхәт, үзеңне күпкә җиңелрәк хис итәсең: син кемгәдер кирәк, таяна аласың, авырлык була икән, ялгыз булмаячаксың, дигән сүз. Шуңа күрә мин тормышымда Ришат кебек кешем булуына бик шатмын.

– Ә ирең сине нинди сыйфатларың өчен үз итте?

– Мин аны үземә аралашучан, позитив һәм йомшак күңелле булуым белән җәлеп иттем. Танышкан вакытта бер сораган идем аннан: «Син минем нәрсәмне яратасың соң, мин бит коляскада утырам?» – дим. Үземне кимсетеп әйтмим моны, ул нәрсә әйтер икән, дип, сынап карау өчен сорадым. «Мин бит коляскада», дигән сүзләремне ошатмады. «Мин сине коляскада кебек кабул итмим, башка алай сөйләмә», – диде. Аңа, әлбәттә, минем белән җиңел түгел, чөнки мин эмоциональ кеше, иҗат кешесе. Иҗади кеше белән авыр була. Безнең күңел халәте дә алмашынучан болытлы һава кебек бит.

– Беркайчан да кияүгә чыкмам дип курыккан вакытларың булдымы?

– Булды, елаган чаклар да булгалады һәм хәзер дә Ришатымны югалтудан бик куркам. Икең бергә картаю – зур бәхеттер ул. Мин хәзер шуның хакында хыялланам.

– Киләчәккә планнар корганда балалар хакында да сөйләшәсезме?

– Балалар фатир булганнан соң булыр инде. Әлегә без фатирны яллап яшибез. Бәлки киләчәктә үз почмагыбыз булыр. Әйе, мөселманнарга ипотека алу ярамый, диләр. Әмма безнең башка җаебыз юк иде, шуңа күрә ипотека хакында белештек. Әмма проблема килеп чыкты. Ришатның хезмәт хакы ипотека алырлык дәрәҗәдә түгел. Ә миңа, беренче төркем инвалидлыгым булгач, ипотека бирмиләр. Бу – бер җүләрлек, минемчә. Нишләптер, кеше инвалид икән – ул иртәгә үләргә мөмкин, дип фикер йөртәләр. Янәсе, соңыннан бурычлары банк өстендә калачак. Ә нәрсә, сәламәт кеше үлә алмыймы? Ул да бүген фатир алып, икенче көнне юк булырга мөмкин бит. Дәүләт моны уйламый. Шуңа күрә без бик өметләнәбез – бәлки берәр төрле ярдәм булыр, үз фатирыбыз булса, җиңелрәк булыр иде. Яшь гаилә өчен иң беренче чиратта үз оясын кору кирәк бит. Ә инде балаларга килгәндә, балалар йортыннан алты айлар тирәсендәге бер малай алу турында хыялланабыз. Аны кече яшеннән үк тәрбиялисебез килә. Мине күреп үскәч, миннән дә оялмас, ияләшер иде. Бу баланың алынган булуын белерләр, билгеле. Ләкин минем теләгем шул – аңа бу хакта сөйләмәсеннәр иде. Яше җиткәч, ул моны кабул итәргә әзер булгач кына, үзебез сөйләп бирербез. Һәр гаилә балага алынган булу-булмавын кайчан әйтергә икәнлеген үзе хәл итсен.

– Лилия, иҗатыңа килсәк, һаман да шигырьләр язуыңны дәвам итәсеңме?

– Иҗат ул сиңа авыр вакытта, җаның урын таба алмаганда гына гөрләп бара икән. Бәхетле кешеләр шигырь язмый, диләр бит, шуның кебегрәк килеп чыга инде. Элегрәк мәсәлән, көнгә өчәр дә шигырь туа иде. Минем төп юанычым булгандыр бу иҗат итү, шигырь язуларым. Ә хәзер онытыласың, күңелле һәм моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган мәшәкатьләр арасында каласың. Әле никахтан соң да: «Яңа китабың кайчан чыга?» – дип сорадылар. «Сез нәрсә?! – дим – Нинди китап?». Әлбәттә, укучыларымны онытып бетерәм дип, әйтмим, кулай вакыт булган саен, шигырьләремне язачакмын. Шагыйрә булуымнан туктармын, дип уйламыйм.

***

Редакциябез коллективы исеменнән Лилия һәм Ришатны зур тормыш юлына аяк басулары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә бәхетле тормыш, ныклы гаилә, бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп гомер көзләренә кулга-кул тотынышып керүегезне телибез!

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий