Мөслимдә яшәүче Вәлиевләр белән танышканнан соң: “Мин ялкау кеше икән”, – дип уйлап куйдым. Илшат һәм Ландыш белән чагыштырганда, безнең мәшәкатьләр чүп кенә икән. Уйлап карагыз, 40 яшьләр тирәсендәге ир белән хатын 180 баш эре терлек асрый, 2,5 мең баш каз үстереп сата, 180 гектар җир эшкәртә, әле шуның өстенә 370 квадрат метрлы кибет тә тотканнар.
Боларны күз алдына китергәндә үк башлар әйләнә, ә аның эшен әйтәсе дә юк…
– Без Илшат белән икебез дә бертөсле – эшсез тора алмыйбыз, – ди Ландыш Вәлиева. – Мин яңа эшкә тотынганда батыррак кыланам, усалрак. Ә ирем тыныч, төгәл, яхшы оештыручы, кешеләр белән әйбәт аралаша. Өйләнешкәндә безгә 20 яшьләр тирәсе иде, инде кавышканчы ук йорт җиткерергә дип җир алып, аны чистартып куйган идек. Бергә тора башлауга җиң сызганып, җиде кат тир агызып, ашыйсы килгәннән дә баш тартып, ике катлы йорт төзергә тотындык. Вакытлыча торырга дип, шунда бер почмакта үзебезгә сарай да төзеп куйдык. Икебезнең дә әниләр янәшәдә генә, һәр көн иртән: “Баланы катырып үтермәдегезме?” – дип, икәүләшеп оныкларының хәлен белергә килеп җитәләр иде. Әниләргә рәхмәт, һәрчак безгә терәк булдылар. Алардан башка бу кадәр эшне ерып чыга алмас идек, балаларны үстерешергә дә нык булыштылар. Бәхеткә, өч балабыз да тыныч булды, ник тә ник берсе безне таптырып елап ятсын, “Кайчан кайтасыз?” – дип аптыратсын. Безнең эшнең сәгате чикләнмәгән икәнен аңлый белделәр.
– Бу кадәр мал-туар асрау теләге беренче булып кайсыгызның башына килде? – дим.
– Баштагы елларда Илшат шабашкага чыгып китә, ә мин өйдә бер көтү мал белән калам. 10 үгез, бер савым сыеры, 100 каз, балалый торган дуңгызлар, тавык-чебешнең исәбе юк… Шулай ун еллап тырышкач, ирем белән утырып сөйләштек: “Әйдә, башка әйбер уйлап карыйк әле, болай сәламәтлек бетә бит”, – диешәбез. Аннары 2007 елларда Илшат грузоперевозкалар белән шөгыльләнә башлады. Бераздан җир эшкәртергә тотындык, аның өчен кирәкле техникасын алып җибәрдек, пилорам белән тегермән булдырдык. Тагын берничә елдан авыллардагы фермалар бушап калды. Без дә 2014 елда Мөслимнән 30 чакрым ераклыкта, каенатамның туган авылы Торышта ферманы аренадага алып, анда эре терлек үрчетергә керештек. Моның өчен дәүләт грант бирде, шул ярдәмне дә кушып, терлек санын 180 башка җиткердек. Таналарның сыерга әйләнү ихтималы бар, шуңа үгез тотуны өстен күрәбез. Ике атна саен берәр баш мал суеп, итен 280-290 сумнан сатабыз. Кайларга урнаштырганны әйтеп бетермим, бөтен серне ачасым килми. Мал чалу эшен ирем үзе башкара, гомумән, көн саен иртәнге биштә Торышка чыгып китә ул. Ярдәмчеләре, берничә эшчесе дә бар.
Автор: Лилия Заһидуллина Акчарлак