«Күз тию куркынычы: авырып, урын өстенә ята, үлем дәрәҗәсенә җитә»

-- Лэйсирэ

Көнләшеп караган кешенең күзе кайчак тия, кайчак юк. Нишләп шулай? Әгәр дә син Аллаһ биргән нигъмәтләрен булганда үзең гафләттә йөрмәсәң, ягъни һәрдаим Аллаһны зикер итеп торсаң, мактанмасаң, масаймасаң, күз тими. Ярты мизгелгә генә Аллаһны онытсаң, шайтан сине Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанырга котырта, һәм аның сүзен тотсаң, күз тиюен көт тә тор. Менә шул онытылып киткән бер мизгелдә хөсетле кешенең күз карашы – агулы угы килеп кадала да инде.

Күз тию хак, аннан саклану тиешле. Әмма ул Аллаһның рөхсәте булса гына тия.

Кешегә ничек күз тия соң? Бу бик гади. “Бәкара” сурәсенең 102 нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «… Аллаһның рөхсәте булмаса, бер кеше дә икенче берәүгә зарар китерә алмый, сихер белән дә, күз тидереп тә…»

Зарар тигән икән, димәк, Аллаһның рөхсәте бар. Ә ни өчен Аллаһ рөхсәт итә?

Биредә сихер ясаучы да, күз тигезүче дә, аннан зыян күрүче дә гаепле. Зыян күрүченең гаебе күбрәк тә әле. Әгәр кеше көнләшеп карамаса, күз тими. Ә хөсетлекне, көнләшүне нәрсә китереп чыгара соң? Сезнең байлыгыгыз, матурлыгыгыз, белемегез, балагыз, гомумән, бөтен нәрсә кешедә көнләшү хисе тудырырга мөмкин. Ягъни кешенең ишек алдындагы сыеры да, аты да, сарыгы да көнләшү уята ала һәм аларга күз тия. Моны дәлиле шул – Рәсүлебез әйтеп калдырган: «күз тию» дигән. Шуңа күрә күз тию һич кенә дә җиңел нәрсә түгел. Кечкенә балалар күз тиюне аеруча авыр кичерә.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм: “Күз тию – хак нәрсә”, — диде. Бу хәдиснең тулы әйтелешендә: “Кайсыгыз да булса үзегездә, байлыгыгызда яки башкаларда үзенә ошаучы әйберне күрсә, бу әйбернең хәерле булуын, бәрәкатен сорасын, чөнки күз тию – ул хак” дигән юллар бар.

Бер сәхабә, икенче кешенең тәненә карап: “Синең тәнеңнең төсе кияүдә булмаган кызларныкы кебек”, — дип әйткән. Бераздан соң теге, авырып, урын өстенә ята, үлем дәрәҗәсенә җитә. Бу хакта Пәйгамбәр галәһиссәләәмгә җиткерәләр. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләәм килеп: “Нишләп сез кешегә карап, аны үлем дәрәҗәсенә җиткерәсез? Шуның өчен нәрсәнедер охшаткан вакытта, Сүбехәәнәллааһ, мә шәәә Аллааһ дип әйтегез!” – дип әйткән.

Мәчеткә кешеләр еш кына үзләрен, яки баласын өшкертергә дип киләләр. Өшкерү сүзе шөкер тамырыннан килә. Аллаһ Коръәндә дүрт җирдә: “Сез Миңа аз шөкер кыласыз”, — дип әйтә. Гомумән кеше авырлык килгәндә генә Аллаһы Тәгаләне искә төшерә башлый. Аңа мөрәҗәгать итә.

Аллаһ: “Мин сезне Үземә гыйбадәт кылыр өчен яралттым”, — дип әйтте. Нәрсә ул гыйбадәт? Аллаһ нәрсә тели, ярата, риза була — шуны үтәргә кирәк. Һәм нәрсәне ул теләми, яратмый, риза булмый, шуннан тыелырга тиешбез. Әгәр кеше, Аллаһка ышанып, инанып, Аллаһны гел истә тотып, гыйбадәтен үтәсә, бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле булачак.

Инде кеше үзен сихердән, күз тиюдән, бозымнардан, күрәзәче янына барудан, явыз бәндәләрдән, җеннәрдән, шайтаннардан имин булыр өчен, иң элек Аллаһка ышанырга тиеш.

Һәрхәлдә Аллаһка таянырга һәм Аңа тәвәккәл итәргә тиеш. Шулай ук бөтен эшләрне «бисмилләәһиррахмәәниррахиим» дип башлап керешергә кирәк. Мунчадан, бәдрәфтән кала, “Ләә иләәһә илләллааһ Мүхәммәдүррасүүлүллааһ кәлимәсен” еш әйтергә мөһим. Кем “Аятел-көрси” иртән яктан укыса — көне буена, ә инде кич белән укыса, төне буена кешеләрнең зарарыннан, күз тиюдән, бозымнардан, шәйтан вәсвәсәсеннән, ерткычлардан имин булыр. Гел тәһарәтле булып йөрергә тырышырга кирәк. Мәчеткә еш барырга, намазларны вакытында үтәргә кирәк. Коръән укырга һәм аның белән гамәлләр кылу, зикер-тәсбих әйтү (Сүбехәәнәллаааһ, Әлхәмдүлилләәһ, Аллааһү әкбәр, Ләә иләәһә илләллааһ, Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһил галиййил газыйм, Әстәгъфируллааһ) зарур. Көндәлектә кулланыла торган догаларны укырга, гел кабатларга кирәк. Гыйлемле кешеләр янында булып, алардан файдалы гыйлем өстәргә кирәк.

Әгәр кеше үзен авыр хис итсә, бала гел еласа, шундый тәртип буенча гамәл кылырга кирәк:

Башта, 2 рәкәгать намаз укып, тәүбә кылырга, Аллаһтан гафу сорарга кирәк. Аннары түбәндәге тәртип буенча Корән укырга кирәк:

1) Әл-Фатиха сүрәсе,

2) Әл-Бәкара: 1-5; 163; 255-257; 284-286 аятьләр,

3) Әл-Гимран сүрәсе: 18; 26-27 аятьләр,

4) Әграф сүрәсе 54-57 аятьләр,

5) Исра сүрәсе: 110-111 аятьләр,

6) Мөэминун сүрәсе: 115-118 аятьләр,

7) Саффәт сүрәсе: 1-10 аятьләр,

8) Әррахмән сүрәсе: 33-40 аятьләр,

9) Хәшер сүрәсе: 21-24 аятьләр,

10) Җин сүрәсе: 1-4 аятьләр,

11) Күфирун сүрәсе,

12) Ихләс сүрәсе,

13) Фәләк сүрәсе,

14) Нәс сүрәсе.

Шулай ук, төнлә торып, тәһәҗҗүд намазы укып, Аллаһтан ярдәм, җиңеллек, шифа сорарга кирәк.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да иман, ихсан, тәкъвалыкны насыйп итсен. Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга — туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Кешеләрнең һәм җеннәрнең зарарыннан имин кыл. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

Татар-ислам сайтыннан

Фото: https://pixabay.com

Бәйле