Түбән Кама районы Прости авылында пыскып янган чүплек турында октябрь ахырында ук хәбәр иткән идек. 200 квадрат метр мәйдандагы янгынны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сүндерәбез дип хәбәр иттеләр.
“Күрелгән чаралардан соң, Түбән Кама районында Прости авылы янындагы чүплек 200 квадрат метрда гына калды. Эшне сишәмбе, 23 октябрьдә төшкә кадәр төгәлләү планлаштырыла”, дип хәбәр ителде ул вакытта ведомство матбугат хезмәтендә.
Әмма соцчелтәрләрдә чыккан фото һәм хәбәрләр буенча, бу эшнең тәмамланмавы ачыклана. «Казанский репортер» язуынча, авыл халкы Экология министрлыгына мөрәҗәгать итмәкче.
«Чүплек әде дә яна! 4 атна төтен сулап тончыгабыз, урамга чыгарлык түгел, балаларны чыгарып җибәрергә дә куркыныч. Кайчан сүндерерләр?» дип ачына авыл халкы.
Район башкарма комитеты башлыгы Айдар Сәйфетдинов аңлатканча, ике-өч урында янгын учаклары барлыкка килгән, ләкин хәл контрольдә тотыла: «Янгын гарнизоны чүплектә даими кизү тора, су өзлексез тәэмин ителгән. Без бу процессны локальләштермичә, су сибү дәвам итәчәк», ди түрә.
Фото: соцсети, Татар-информ