Татарстанга арктик циклон килә: бик нык суытачак

-- Лэйсирэ

Татарстанда берничә көннән 13 градуска кадәр көчле суыту көтелә, бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Мондый һава торышы республика территориясенә арктик циклон үтеп керү белән бәйле.

Иртәгә, 8 ноябрьдә, көндез республикада явым-төшемнәр көтелә, төнлә һава температурасы + 2 градустан — 3 градуска кадәр салкын, көндез — 0дән + 5 градуска кадәр җылы.

9 ноябрьдә Татарстан районнары Төньяк антициклон һәм төньяк-көнчыгыш һава агымнары йогынтысы астында калачак, диелә хәбәрдә.

Шимбә, 10 ноябрь көнне, аязучан болытлы һава көтелә, төнлә температура 13 градуска кадәр төшәчәк.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий