Илшат Әминов «Шаян ТВ» балалар каналының кайчан популяр булачагын юрады [видео]

//Tatar-today.ru// Рөстәм Исхакый фотолары//

12 ноябрьдән балалар өчен тәүлек буена татарча «Шаян ТВ» каналы күрсәтә башлый. Яңа канал тәүлек буе татар телендә эшләячәк. Татарча аңлап бетермәгән кунакларга урысча да аңлатма бирәчәкләр. Алып баручы сүзләрне урысчадан татарчага тәрҗемә итеп бара.

«Шаян ТВ» Татарстанның мәгариф министрлыгы ярдәме белән эшли. Шуңа күрә яңа каналның балаларны уку-укыту мәсьәләсендә дә өлеше зур булачак. Оригинал програмнар, уен-шоулар, викториналар, тәрҗемә ителгән фильмнар, мультфильмнар, фәнни-популяр, әдәби тапшыруларны караган балалар татарча гына сөйләшә башлаячаклар, дип фаразлый каналны оештыручылар. Сүз уңаеннан, Илшат Әминов беренче нәтиҗәләрне төгәл 3 айдан соң күрергә өметләнә. «Өч айдан «Шаян» балалар арасында популяр булыр дип көтәм», ди ул.

Яңа каналда күрсәтеләчәк мультфильмнарны сыйфатына һәм эчтәлегенә карап сайлаганнар. Аларга күп тавышлы тәрҗемә ясалган. «Шаян ТВ» балалар өчен популяр каналга әйләнергә тиеш. Күрсәтеләчәк мультфильмнар да аларга ошар дип өметләнәбез”, ди ТНВ җитәкчесе.

«Шаян ТВ» тулысынча дәүләт канаты астындагы канал. Бюджеты 100 миллион сумнан күбрәк булачак, диде Әминов. Чыгымнарның өчтән ике өлеше җиһазлар алу, студия ясауга киткән, калганы сигнал тарату, контент һәм башка чыгымнар.

Әлегә каналны «Таттелеком» операторында, кабель аша, цифрлы мультиплекста, shayantv.ru сайтында һәм Youtube-та карап булачак. Калган операторлар белән дә сөйләшүләре бара.

https://www.instagram.com/p/Bp6vZaAgSX6/

 

Бәйле