Питрәч районында 400 хуҗалыклы авыл фаҗига чигендә тора [видео]

-- Лэйсирэ

Урыс Казысы авылы Татарстанның Питрәч районында урнашкан. Авыл яныннан асфальт юл уза. Янда гына зур Татар Казысы, Колкәмәр авыллары. Анда яңа йортлар да күтәреп киләләр. Ә менә Урыс Казысы ташландык урынны хәтерләтә. Юл чатында ике йорт.

Капка төбенә Александр исемле бер урыс карты чыккан иде. «Мин Александр Джигитов булам. Карчык кибеткә китте. Киләсе язда 70 яшь тула. Пенсиям 7 мең 800 сум», дип таныштырды ул үзе белән. «Элек монда 400ләп хуҗалык бар иде. Тауда йортлар, ә монда өч урам бар иде. Бер сарык күченде дә, шуның артыннан авылдан китеп беттеләр. Монда эш тә, кибет тә юк. Азык-төлеккә 3 чакрымга йөрибез. Хастаханәгә Питрәчкә барабыз. Хәзер монда җиделәп кенә йорт калды», ди Александр.

Азатлык радиосы язмасы  (чит ил агентлыгы)

Фото: скриншот

Бәйле