Ирен «болгарка» белән тураклаган хатынның эзенә тиз төшәләр

-- Лэйсирэ

Июнь башында Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында йоклаган ирен балта белән чабып үтереп, аны «болгарка» белән кисәкләргә тураклап базга ташлауда гаепләнүче 32 яшьлек Ольга Стерлядевага карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнде, дип яза «Вести КАМАЗА«.

Канлы вакыйгадан соң берничә көн үтүгә үтерелгән ирнең әти-әниләре уллары юклыгына борчылып полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында хатынга бүлекчәгә килергә кушалар. Әмма хатын бу вакытта яшь баласы белән Чаллыда хастаханәдә була. Шуңа карамастан хатын, өенә кайтып, мәетнең калдыкларын ишегалдына күмә. Ләкин күп тә үтми ,полиция хезмәткәрләре барыбер җинаятьченең эзенә төшәләр. Хатын кылган җинаяте турында дөресен сөйләргә туры килә.

Хәзер аңа суд каршына басарга туры киләчәк.

Бәйле