«Олы башы белән кеше көлдереп йөрмәсен. Тиле!» — Хәмденюшаның яңа видеосын сүгәләр

//Юлия Насыбуллина //Tatar-today.ru//

«Барс Медиа» ширкәте «Татар җыры» фестивале алдыннан шоу ясап аласылары килгән күрәсең. Хәмденюшаның чираттагы чыгарылышын «Алтын барс» сынын тапшыру тантанасына бәйләп төшергәннәр. Видеоның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: 

«Ватаным Инстаграм» газетасы статистикасы буенча соңгы арада Хәмденюша лайклар аз җыя! Топ-блогер моны «мәгънәсезлек» дип атый һәм МС Шеф-Шәриф белән челлендж ясый. Ул рэп баттл форматында үзенең текәлеген раслый һәм ел вакыйгасы — «Татар җыры» алдыннан Хәмденюша калган җырчыларга да мөрәҗәгать итә. Алар да барлык лайкка һәм «Алтын барс»ка лаекмы икәнлекне сорый һәм җавап көтеп кала. Ә сез Хәмдүнә апаны #лайккалаек дип саныйсызмы? — дип постны сорау белән тәмамлыйлар. Моның кадәр шаулагач, «Татар җыры»нда Хәмдүнә апагызга да «Алтын барс» эләгәчәгенә шигебез юк хәзер.

«Хәмденюшаның чираттагы текә видеосы инстаграмчыларда ризасызлык тудырды. Халык артистына килешми, Илһам да ычкынды, тәки тырыштылар», диелгән фикерләр күренә Хәмденюша видеосы астында.

«Позор, мәгънәсезлек, яшеңне уйла, җүләрлек, тиле, карарлык та түгел,» дип коендыралар гына Хәмдүнә Тимергалиеваны.

Өлкәннәр яшьләрне сүгә, ә яшьләр өлкәннәрне… Миңа мәктәптә дөрес тәрбия бирмәгәннәрме соң, әллә инде КФУда(шунда укыйм) дөрес тәрбия бирмиләрме? Мине искечә тәрбияләделәр ахры, — дип бер яшь кыз баланың язганы уйландырды бит әле.

Исегездә булса, Хәмдүнә Тимергалиева быелның апрель аенда Элвин Грей белән «ХәмДудь» булып интервью алган иде.

 

Бәйле