Тикшерү комитеты Казанда укытучының фаҗигале үлем сәбәбен әйтә

-- Лэйсирэ

Тикшерү комитеты Казан технология һәм дизайн көллияте бинасында 35 яшьлек укытучының фаҗигале үлеменә аңлатма биреп, аның 14 метрлы биеклектән подвалга егылып төшүен белдерде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза prokazan.

8 ноябрьдә көллиятнең капиталь ремонт үткәрелгән корпусларының берсендә бер төркем укытучылар булачак аудиторияләрне карау өчен икенче катка күтәрелә. Арадан берсе элек вентиляцион шахта булып хезмәт иткән һәм хәзер лаборант бүлмәсе итеп җиһазландырылган якка чыга. Бернинди киртәләр һәм кисәтү билгеләре булмаган ишектән атлап кереп, хатын 14 метрлы биеклектән бинаның подвалына егылып төшә.

Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлә.

«Һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү аркасында саксызлык буенча үлемгә китерү» маддәсе буенча эш кузгатылган диелә хәбәрдә.

Фото: prokazan

Бәйле