«Капитально булачак!» — Данир Сабиров Хәмдүнәгә җавап бирә [видео]

-- Лэйсирэ

Төрле кызыклы экспериментларда теләп катнашучы Хәмдүнә Тимергалиева тамашачыны яңа образлар сайлап төшкән фотосессиясе белән дә шаккаттырды, Хәмденюшаның чираттагы чыгарылышында “Алтын барс” сынын тапшыру тантанасына бәйле рәвештә видеоблог та төшерде. «Хәмденюша лайклар аз җыя!» дигән гаепләүгә каршы чыгып, ул МС Шеф-Шәриф белән челлендж ясады һәм җырчыларга мөрәҗәгать белән чыкты.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Хәмдүнә апаның хайп локомотивы янә рельсларга баскан! ?Әле генә фотосессиясе белән шаккатырды… Ә хәзер!..? Шок! “Ватаным Инстаграм” газетасы статистикасы буенча соңгы арада Хәмднюша лайклар аз җыя! Топ-блогер моны “мәгънәсезлек” дип атый һәм МС Шеф-Шәриф белән челлендж ясый. Ул рэп баттл форматында үзенең текәлеген раслый һәм ел вакыйгасы – “Татар җыры” алдыннан Хәмднюша калган җырчыларга да мөрәҗәгать итә. ? Алар да барлык лайкка һәм “алтын барс”ка лаекмы икәнлекне сорый һәм җавап көтеп кала. Ә сез Хәмдүнә апаны #лайккалаек дип саныйсызмы? ? Тагын кемне билгели аласыз һәм ни өчен?? #хәмднюша #хәмдүнәтимергалиева #татаррадиосы #tatarradiosi

Публикация от Татар Радиосы (@tatarradiosi)

Менә шулай, «Татар Җыры»на оештыручылар да, артистлар да «капитально» әзерләнә. Сүз уңаеннан, Данир Сабиров Хәмднюшаның «Мин лайкларга лаек» видеосына җавап биргән.

«Миндә юк сакал, миндә юк мыек, ләкин мин дә, дуслар, лайкларга лаек. Капитально һәм үлгәнче көлдерәчәкмен», ди ул.

Фото: скриншот

Бәйле