Казаннан Башкортстанга киткән 29 яшьлек хатын-кыз югалган

-- Лэйсирэ

Стәрлетамакта яшәүче 29 яшьлек Ксения Викентьева 3 ноябрьдә Казаннан Башкортстанга чыгып киткән һәм шуннан бирле аның язмышы билгесез, дип яза Вести КАМАЗА.

Хатын-кыз озын караңгы-көрән мех капюшонлы курткадан, зәңгәр джинсы һәм соры кышкы аяк киеменнән яисә яшел кыска куртка, зәңгәр джинсы һәм биек үкчәле кара сапогилардан киенгән булырга мөмкин. Буе 155 см, ябык, күзләре соры, чәчләре иңбашына кадәр озынлыкта.

Югалган хатын-кыз турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 898710601 яки 02 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий