Айгөл Бариева: «Шушы күренеш әле дә күз алдымнан китми»

-- Лэйсирэ

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди халык. Берәүгә дә сер түгел, күп артистларның балалары пәрдә артында яки әти-әниләре белән гастрольләргә йөреп үсә. Андыйларның күңелендә сакланган иң якты һәм иң җылы балачак хатирәләре дә шуның белән бәйле була. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева әтисе Шамил әфәнде турында болай дип искә ала:

– Заманында Марсель Сәлимҗанов «Антоний һәм Клеопатра» дигән спектакль чыгарды. Төп рольдә – Алсу Гайнуллина. Ул бик шаулап узды. Бер күренештә күп-күп солдатлар катнашырга тиеш иде. Мәскәүгә гастрольгә баргач, моның өчен махсус чын солдатларны алып килделәр. Алар бихисап, йөздән артык булгандыр. Чыгалар да, чыгаралар, бетмиләр генә. Шушы күренеш әле дә күз алдымнан китми. Ни кызганыч, спектакль катлаулы булгач һәм чыгымнар таләп иткәч, озак бармады.

Безнең балачак сәхнә артында уйнап, әти-әнигә ияреп гастрольләрдә йөреп узды инде. Театрның иске бинасында баскычтан чабып төшүләр, куышып йөрүләр! Ни гаҗәп, шелтә белдерүче дә, ачуланучы да юк иде. Берара бакча бирделәр, шунда җыела башладык. Кичен аллеяда учак ягабыз, Искәндәр Хәйруллин гитара алып чыга, җырлыйбыз. Ерак түгел чишмә бар. Иртә-кич салкын су белән коенырга йөрибез. Казлар кебек тезелешеп китәбез, тезелешеп кайтабыз… Әй, күңелле, безгә – балаларга бернинди лагерь кирәк түгел иде. Тик менә әти ни өчендер мине спектакльләрдә катнаштырырга теләмәде. Сәхнәгә беренче мәртәбә ундүрт яшемдә генә аның белән дуэт җырларга чыктым. Әни белән икәү әтинең уйнаганын бирелеп-бирелеп карый идек. Аңа гел тискәре образлар эләгә, шул ачуны китерә иде. Һәркемнең үз әтисен герой итеп күрәсе килә бит! Хәзер инде үземнең балалар театрга тартыла, моны күреп сөенәм. Миңа ул рухи азык кына биреп калмый, ә балачакка, яшьлегемә алып кайта, шуннан көч алам.

Фото: инстаграм

Бәйле