Туполевмы, Тукаймы? «Казан» аэропортына исем бирүдә бүгенге беренчелек билгеле

-- Лэйсирэ

Россиянең бөек исемнәре» бәйгесе кысаларында «Казан» халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү өчен тавыш калдыручылар саны 6322 кеше булды. Шулай итеп бүген Габдулла Тукай исеме беренчелеккә чыкты.

Икенче урында Андрей Туполев өчен 5557 кеше, өченче урында Муса Җәлил өчен 2450 кеше тавыш биргән.

фото: скриншот великиеимена.рф

Моңа кадәр «Казан» халыкара аэропорты исемен тулыландыру өчен дәгъва итүче төп өч исемне Татарстан халкы ачыклады. Алар: татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай, совет авиаконструкторы Андрей Туполев.

«Россиянең бөек исемнәре» бәйгесе 11 октябрьдә башланып киткән иде. Тавыш бирү дүрт этаптан тора. 21 октябрьгә кандидатлар исемлеген булды. Бәйгедә катнашучы аэропортлар булган шәһәр халкы 30 октябрьгә кадәр исемлеккә үз кандидатураларын тәкъдим итә алды. 11 ноябрьгә кадәр финалистлар ачыкланды. Җиңүчеләр 5 декабрьдә билгеле була.
Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Моны берничә юл белән башкарырга була:

1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.

2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.

3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.

4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» аэропортына Габдулла Тукай, «Бигеш» аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Бәйле