“Озак яши алмас, дидем» — Минтимер Шәймиев Сәкинә ханым белән хушлаша [фото]

-- Лэйсирэ

Бүген Казанда Татарстанның беренче Президентының хәләл җефетен, Мәрҗани мәчетендә җеназа намазын укып, соңгы юлга озаталар. Татар җәмәгатьчелеге Сәкинә Шәймиева рухына җеназа намазы укырга Мәрҗани мәчетенә җыелды. 

“Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Авырганда да һәрвакыт эшкә ашатып-эчертеп озатып кала иде”, — дип сөйләде бүген Минтимер Шәймиев Мәрҗани мәчетендә узган хушлашу чарасында. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе җеназа намазы алдыннан үзенең хәләл җефете белән үткәргән соңгы минутларын искә алды.

“Кичә сөйләшеп, карашып утырдык. Озак яши алмас, дидем. Кичә бертуган сеңлесе, улларыбыз да хастаханәгә килде. Без кергәч, күзен ачып: “Рәхмәт”, – сүзен әйтте. Саубуллаштык. Хушлашуы шулай күңелдә матур булып калды. Безгә – исәннәргә, сәламәтлекне сакларга, хатын-кызны бәяләргә кирәк, гаиләдә – бер-беребез белән аңлашып, балалар тәрбияләп яшәргә…”, — диде Минтимер Шәймиев.

Ул кайгы уртаклашкан, Мәрҗани мәчетенә хушлашуга җыелган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Барыгыз алдында да баш иям”, диде.

Сәкинә ханым турында Минтимер Шәймиев: “Кешеләрне соңгы юлга җомга көнне озатырга туры килсә, “Изге кеше икән, урыны оҗмахта булсын”, – дия иде”, – дип искә алды.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиева 79 яшендә, озакка сузылган авырудан соң бүген, 16 ноябрьдә вафат булды. Алар 57 ел бергә гомер иткәннәр. Мәрхүмәгә җеназа намазы Казанның Мәрҗани мәчетендә укылды.

Чыганак: tatar-inform

Фото: Бизнес Онлайн
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий