«Андый бала түгел иде бит ул» — Казанбашта гомер итүче гаиләгә көтмәгәндә балә килә

-- Лэйсирэ

Арча районының Казанбаш авылында гомер итүче Фәнил һәм Индира матур гына гаилә корып җибәрәләр. Бәхетләрен түгәрәкләп, уллары Фидан туа. Аңа бер яшь дигәндә, кызлы да булып куялар. Эльвина белән Фидан, бергә уйнап, игезәкләр кебек үсәләр. Тик аларның гаиләсенә уйламаган җирдән борчу-хәсрәт килә. Бар тормышларына сөенеп, шатланып гомер иткәндә, алты яшьлек уллары Фидан авырый башлый.

– Улыбыз вакытында туды, сөйләште, тәпи китте. Бер җире дә авыртмый иде. Табибларга да күрсәтмәдек түгел, гел күренеп тордык. Тик алда ни көтәсен беркем дә белми шул, – дип сөйли баланың әнисе Индира. – 2013 ел иде. Фиданны йоклаганда көзән җыерды. Авылдагы фельдшерны чакырдык. Ул да аны-моны әйтмәде. Температура булгангадыр дип фаразладык. Әмма бер айдан соң өянәк тагын кабатланды. Бу юлы эчебезгә курку керде. Без баланы Казанга Республика клиник балалар хастаханәсенә алып киттек. Невропатологка күрендек. Алар баланың башын томографиягә төшерделәр. Авы­руның сәбәбен таптылар. Фиданда эпилепсия өянәкләре кабатлана икән. Башында үзгәреш күреп алдылар.

Фиданга бик күп төрле дарулар эчертергә кушалар. Бер елга якын гел даруда торган бала тазарып китә. Ә өянәкләр кими, күзәтелми башлый. Индира бала сәламәтләнде дип тә уйлап куя. Тик 2015 елда тагын шул ук хәл кабатлана.

– Бу юлы инде тизрәк Казанга чыгып киттек. Безне хастаханәгә салдылар. Аннары Мәскәүгә тикшеренергә җибәр­деләр. Алар исә балага операция ки­рәклеген әйтте. Әмма аңа кадәр дару эчеп карарга куштылар. Икенче кат башын караганнан соң, әлегә ти­мичә торырга ки­рәклеген әйтте­ләр. Риза булдык. Пычак астына керү дә куркыта бит, – ди Индира. – Әмма кермичә дә булмый. Быел улымның хәле тагын да начарланды. Бер як кулы эшләми башлады. Йөреше дә үзгәрде. Яза да алмый инде хәзер. Кашык та тота алмый. Сул якка өйрәнү өчен вакыт кирәк. Улымның хәле көннән-көн начарлана төсле. Аллага тапшырып, операциягә барырга булдык. Башка чарабыз юк. Безне 20 ноябрьгә Мәскәүдә көтәләр.

Фиданның диагнозлары шул­кадәр күбәйгән, аларны санап кына да бетерлек түгел. Энцефалит, эпилепсия янәшәсендә тагын әллә ниләр бар.

– Гаиләдә ирем генә эшли. Әле бит безнең тагын бер кечкенә балабыз бар. Акчаны җиткерә алмыйбыз. Инде кредитлар да алдык, туганнар, дуслар да ярдәм итте. Тик авыру балага бик күп кирәк. Безгә тиешле даруларны бушлай бирмиләр, барысын да сатып аласы. Опе­рациядән соң да тернәкләндерү курслары кирәк булачак, диләр. Шуңа да борчылам. Әмма табиблар улымның тереләсенә ышан­дыра,– ди Индира. – Уң кулы эшләмәскә дә мөмкин, әмма аягы рәткә киләчәк, өянәкләре бетәчәк. Тәмам савыгып бетәр өчен ике ел кирәк, диләр. Баламны бик тә терелтәсем килә. Андый бала түгел иде бит ул.

11 яшьлек Фиданга булышырга теләүчеләр өчен Саклык бан­кының әтисе Әхмәтгалиев Фәнил Фәнәвил улы исемендәге исәп-хисап счеты:

Счет получателя: 40817810762002289185
ИНН Банка получателя: 7707083893
БИК Банка получателя: 049205603
Корреспонденский счет: 30101810600000000603
Код подразделения: 42861007770

Гөлгенә Шиһапова, “Ватаным Татарстан”, /№ 165, 16.11.2018/

Бәйле