Минтимер Шәймиев: «Сәламәтлекне сак­ларга, ха­тын-кызны бәяләр­гә кирәк»

-- Лэйсирэ

Кичә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шакир кызы вафат булды. Аның белән хушлашырга бик күп халык җыелды. Сәкинә ханым чын татар хатын-кызы үрнәге булды. Җыелган халык күңел тү­рендә беренче Президент хатыны турында якты истәлек­ләрен барлады.

Ярдәм сораучыларны кире бормаган бу ханым турында әйтер сүзләр, чыннан да, күп икән. Җырчы Филүс Каһиров, мәсәлән, аның сәләтле кешеләргә хәер­хаһлы булуы турында әйтте. Күпләр, ир-атның уңы­шы – тылының ныклыгында, хатынының асыл сыйфатларында, диде. Әлеге сүзләрне раслар өчен, Сәкинә ханым­ның берничә истә­леген искә төшерик әле. “Ни­гездә, мине барысы да бик игелекле кеше диләр. Минем тормышның кыйбласы шул: бер яхшылык меңе белән кире кайтыр. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди халык мәкале. “Иге­леккә ышаныр өчен аны эшли башларга кирәк”, – дигән Лев Толстой. Чыннан да, явыз­лык явызлык тудыра, ә игелек игелекне ишәйтә. Мин­тимер моны һәрчак ассызыклап тора. Миңа бик күп­ләр, ярдәм сорап, хат язалар. Кулымнан килгән кадәр яр­дәм итәргә тырышам, һәр­вакыт акылым һәм йөрәгем кушканча эшлим”, – дип яза ул “Минти­мернең хәләл җе­фете” дигән китабында. “Бервакытта да “беренче леди” булырга өйрәнмәдем. Укыганда этика, этикет дигән фән­нәр кермәде шул безгә. Өстәвенә, татар хатын-кы­зына тыйнак булу мәгъкуль”, – дип тә искәртә һәм ничек кенә кыен булмасын, теләсә нинди шартларда максаты – ирен карап-тәр­бияләп тору булганын бәян итә.

Җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә узды. Намаздан соң хушлашу чарасы үткә­релде. Аны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин алып барды. Алар күрше булып яшәгәннәр, ике гаилә шатлыкны да, кайгыны да бергә уртаклашканнар. “Сәкинә ханым иренең уң кулы, ышанычлы тылы, гаилә учагы сакчысы булды. Алар менә дигән ике ул һәм оныклар тәрбияләделәр”, – дип үзе һәм ватандашлар исе­меннән Шәймиевләр гаилә­сенең кайгысын уртаклашуын белдерде.

Минтимер Шәй­миев хә­ләл җефете белән үткәргән соңгы көн­нәрне искә алып, хушлашуы күңел­дә матур булып калды, диде:

– Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Авырганда да һәрвакыт эшкә ашатып-эчер­теп озатып кала иде. Кичә сөй­ләшеп, бер-беребезгә карашып утырдык. Бертуган сеңлесе, улларыбыз да хас­та­ханәгә килде. Без кер­гәч, кү­зен ачып: “Рәхмәт”, – дип әйтте. Саубуллаштык. Хуш­лашуы шулай күңелдә матур булып калды. Безгә, исәннәргә, сәламәтлекне сак­ларга, ха­тын-кызны бәяләр­гә, гаи­ләдә, бер-беребез бе­лән аңлашып, балалар тәр­бияләп яшәргә ки­рәк.

Ул кайгы уртаклашучыларга, хушлашырга килүче­ләргә рәхмәтен җиткерде, барыгыз алдында да баш иям, диде. Илбашы Сәкинә ханым­ның кешеләрне җомга көнне озатырга туры килсә, изге кеше икән, урыны оҗмахта булсын, дигән сүзләрен дә искә төшерде һәм хәләленә оҗ­мах бәхетләре теләде.

Сәкинә Шакир кызына 79 яшь иде. Алар Минтимер Шә­рип улы белән 57 ел бергә гомер иткәннәр.

Гөлинә Гыймадова, ВТ

 

Бәйле