«Махсус эш?» — Казанда зур конференция программасын хата белән язалар [фото]

-- Лэйсирэ

Бүген It-паркта үткән “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” дип аталган татар телле ата-аналар конференциясендә хаталы язулы программа таратылды. Чараны оештыручыларның берсе Айсылу Галиева “Татар-информ” хәбәрчесенә моның махсус эшләнгәнен әйтте.

“Бу махсус эшләнелде. Әгәр дә мәктәпләрдә татар теле кысрыклап чыгарылса, безнең менә шундый “хата белән язулы” көнгә калуыбыз ихтимал”, — диде ул хәбәрчегә.

Айсылу Галиева барлык хаталарны тапкан унҗиденче кешегә бүләк – бер флешкада тупланган татар телендә аудиокитаплар биреләчәген әйтте. Шулай ук җиңүче татар телендәге уку әсбапларын, уеннарны сайлап ала алачак.

Конференциягə Татарстанның төрле шəһəрлəреннəн, Башкортстаннан, Кырымнан галимнəр, укытучылар һəм иҗтимагый оешмалар килгəн. Чарада барлыгы 300 кеше катнаша. Алар милли мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алыша.

Чараны «Татар ата-аналары» иҗтимагый төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Бәйле