9 кеше зыян күргән, икесе һәлак — Татарстан юлындагы авария видеога эләгә

-- Лэйсирэ

Татарстанда фуралар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 9 кеше зыян күргән, икесе һәлак булган. 19 ноябрьдә Можга – Алнаш юлында өч йөк автомобиле һәм ике җиңел машина бәрелешкән, дип хәбәр итә «Минзәлә» сайты.

Беренчел мәгълүматларга караганда, автомобильләрнең берсендә булган ике кеше — балаларның әти-әниләре урында ук һәлак булган. Балалар гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Башлангыч версия буенча, һәлакәт юлдагы бозлавык аркасында килеп чыккан. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана. Элегрәк Гидрометеорология үзәге республика юлларында бозлавык турында кисәтү тараткан иде. Киләсе тәүлекләрдә дә начар һава шартлары сакланачак.

Бәйле