Элвин Грейга «һөҗүм» ясыйлар, Әнвәр Нургалиевны кисәткәннәр: «Чиратта Гүзәл Уразова белән Ришат Төхвәтуллин»

-- Julia Julia

//Юлия Насыбуллина//Tatar Today//

Күптән түгел генә Гүзәл Уразованы карак дип атаган Элвин Грейның үзен дә җыр үзләштерүдә гаеплиләр. Бу турыда инстаграмда «Тat_plagiat» аккаунты хәбәр итә.

Әлеге аккаунт, чит ил һәм рус эстрадасындагы җырларны урлап, үзгәртеп халыкка үзләренеке дип тәкъдим итүче татар-башкорт җырчыларын инстаграм дөньясына фаш итү белән шөгыльләнәчәк. «Тat_plagiat» иң беренче булып популяр җырчы Элвин Грейның намусын тикшерергә булган. Радик Юлъякшинның «Сиңа барам очып» җыры белән Нананың «Na-na Ney» җырлары арасындагы охшашлыкны күрсәтеп, сораштыру үткәрә. Нәтиҗәдә 100дән артык кешенең 55% бу җырны плагиат дип атый.

https://www.instagram.com/p/BqXGL0dh_I4/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=15kdp3lxvea4t

Элвин Грей исеменнән җавап бирүче «Leybl_elvin_grey_music»ка бу ошамый. «Без монда плагиат күрмибез! Яңгырашлары төрле. Бетерегез, юкса instagram үзе бетерәчәк (без әлеге видеога шелтә белдерәчәкбез)» — дип яза «Leybl_elvin_grey_music».

«Барысы да тәүлек эчендә социаль челтәрдә таралачак. Куллары чиста булмаган башка җырчыларга да кагыла бу!», — дип яза «Тat_plagiat». Алга таба, чиратта кемнәр торуын да ассызыклап, «Бәхетле» төркеме, Бабек Мамедрзаев, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин һәм Әнвәр Нургалиев та гөнаһлары өчен җавап бирәчәген әйтә.Озак та үтми, хакыйкать эзләүче «Тat_plagiat» җырчы Әнвәр Нургалиевка хат юллый. «Барлык артистларга да әйт, аларны да шундый ук язмыш көтә! Аеруча Уразованы, Төхвәтуллинны, Айдарны, «Бәхетле»не, Иркәне, Нигъмәтҗанованы, Каһировны һәм башкаларны. Юлъякшинны инде капладык!» — ди «Тat_plagiat».

Татар җырчылары аптырашта. «Тat_plagiat» җибәргән смс-хатларны үзара таратып, бу кешенең кем икәнен ачыкларга тырышалар. Чөнки социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматлар җырчыларның күп еллар дәвамында казанган абруена зыян китерергә мөмкин.

Бәйле